Луиза Фархшатова
Луиза Фархшатова | |
---|---|
Туган | 8 март 1953 (71 яшь) Яңа Байрамгул, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | журналист, сценаричы |
Фархшатова Луиза Азамат кызы (8 март 1953 ел) — радио һәм телевидение ветераны, журналист, сценарийлар һәм телевизион фильмнар авторы, Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенең «Тамыр» балалар студиясен оештыручы. Россия Федерациясенең Кинематографистлар берлеге әгъзасы[1]. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Зәйнәб Биишева исемендәге премия лауреаты (2012)[2].
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Луиза Азамат кызы Фархшатова (кыз фамилиясе - Әхмәдиева) 1953 елның 8 мартында Башкорт АССРның Учалы районы Яңа Байрамгул авылында укытучылар гаиләсендә туган. Урта белемне Уральск мәктәбендә ала.
1978 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт-рус бүлеген тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлегенен Башкорт АССРның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында башлый. Аннары Башкортстан радиосының музыкаль мөхәррире була.
1983 елның сентябреннән — Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының кадрлар бүлегендә өлкән инспектор, 1990 елның гыйнварыннан — хатлар бүлеге комментаторы.
1992 елның февралендә Луиза Фархшатовага 1991 елда яңыртылган Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе составында «Тамыр» балалар студиясен оештыру буенча мөһим бурычлар йөкләтелә: ул «Тамыр»ның сәнгатьчә җитәкчесеннән аның директорына кадәр хезмәт юлы үтә.
2000 елның октябреннән 2006 елгача Луиза Фархшатова «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары һәм телевидение студиясе директоры булып эшли.
Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Документаль фильм сценарийлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ләйсән — Безнең бәйрәм. Хатирәләр китабы- альбом (2016)[3]
- Тәкъдир. Гофран мәчетенең имам хатибы Гали Хәсәнов турында китап- альбом (2011)
- Яшәмеш (ике телдә; 2009)
- Абдулла. Абдулла Солтанов иҗаты һәм тормышына багышланган китап-альбом (-2008)
- Яшәмеш акыл җыя (2007)
- Яшәмеш абый булды. «Акбузат» журналы китабы. (2003)
- Яшәмеш абый, имеш. (2002)
- Яшәмеш үсә. (2000)
Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2019 елның 2-7 июнендә Ханты-Манси автономияле округы — Юграның административ үзәге Ханты-Мансийск шәһәрендә узган «Спасти и сохранить» 23-нче халыкара экология телефестивале йомгаклары буенча Луиза Фаршатованың «Башка ташлар. Торатау — кабырчык таш» исемле документаль фильмы «Этноэкология (табигать һәм төп халыклар)» номинациясендә җиңүче дип танылды һәм бәйгенең абруйлы бүләге «Алтын гагара»га лаек булды[4].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зәйнәб Биишева исемендәге бүләк лауреаты (2012)[5].
- Башкортстан Президентының Мактау грамотасы (2002)
- Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).
- Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале (2019)[6]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Кинематографисты Башкортостана: 94. Фархшатова Луиза — сценарист 2018 елның 23 октябрь көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018)
- ↑ Тележурналист Луиза Фархшатова удостоена литературной премии имени Зайнаб Биишевой. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2013, 1 февраль(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018)
- ↑ В Башкирии написали книгу об одном из самых известных танцевальных ансамблей. Сайт «kp.ru.ufa», 2016, 12 апреля(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018)
- ↑ В Ханты-Мансийске наградили победителей телефестиваля «Спасти и сохранить». Международный экологический телевизионный фестиваль Спасти и сохранить». Официальный сайт 2020 елның 15 август көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 14 июнь 2019)
- ↑ Луиза Фархшатова — лауреат премии им. З.Биишевой 2012 года. КУГАРЧИНСКАЯ ЦБС. Официальный сайт. Лауреаты премии им. З.Биишевой(үле сылтама)(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018)
- ↑ Луиза Фархшатова удостоена памятной медали к 100-летию Башкортостана(рус.)(Тикшерелгән 14 июнь 2019)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Известный журналист Луиза Фархшатова отметила юбилей. Сайт «Берформага. Ru». Новости города. 2013, 24 марта(үле сылтама)(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018).
- Известный тележурналист Луиза Фархшатова отмечает юбилей. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2013, 22 марта(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018).
- Две судьбы. Малия Рахимова. «Учалинская газета» № 18(10093) от 16 февраля 2008 года 2018 елның 23 май көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 19 март 2018).