Мәрьям Гыймалова
Мәрьям Гыймалова | |
---|---|
Туган | 22 июнь 1922 Дыван-Мәчетле, Зылатаус өязе, БАССР, РСФСР |
Үлгән | 24 июнь 2006 (84 яшь) Уфа, Россия |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
Һөнәре | тикшеренүче, әдәбият белгече |
Гыймалова Мәрьям Гыйльметдин кызы (22 июнь 1922 ел — 24 июнь 2006 ел) — галим-педагог-методист, әдәбият белгече. Педагогия фәннәре кандидаты (1961). РСФСР (1987) һәм Башкорт АССР (1969) мәктәбенең атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1967, 1976), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1994).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәрьям Гыйльметдин кызы Гыймалова 1922 елның 22 июнендә Башкорт АССР ы Мәсәгуть кантоны (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәчетле районы) Дуван-Мәчетле авылында туган.
Дуван-Мәчетле урта мәктәбен,1953 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый ала.
1949-1958 елларда Уфа каласындагы 9 нчы мәктәптә башкорт теле һәм әдәбиятын укыта. Иң беренчеләрдән булып укучысы Рәми Гариповның күңелендә иҗат чаткысын күреп, аның әдәби сәләтен үстерүгә этәргеч биргән педагог.
Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гыйльми эшчәнлеге башкорт әдәбияты белән бәйле. 200‑дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәт язган. Гыйльми хезмәтләре башлыча башкорт мәктәпләре һәм педагогия училищелары өчен башкорт әдәбияты буенча дәреслекләр авторы.
Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Изучение родных литератур в национальных школах РСФСР. Л., 1982;
- Мәктәптә Баязит Бикбай ижатын өйрәнү. Уфа, 1964;
- VI—VII классларда башкорт язучыларының әсәрләрен өйрәнү. Уфа, 1972;
- X сыйныф өчен башкорт әдәбиятына методик кулланма. Уфа, 1972;
- V—XI классларда башкорт әдәбиятын укыту методикасы. Уфа, 1994.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мелетинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю.Ю.Султанов (гл.ред.), Н.Ф.Ахкамова (сост.), Г.К.Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Башкортстан энциклопедиясе — Гималова Мәрйәм Гыйлметдин кызы 2020 елның 10 август көнендә архивланган.(Тикшерелгән 16 июнь 2020)