Новоселов урамы (Казан)
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Новоселов урамы, Кузьма Новоселов урамы (рус. улица Новосёлова, улица Кузьмы Новосёлова) — Казанның Киров районындагы кечкенә урам, элекке 3нче Урман арты урамы. Советлар Берлеге каһарманы Кузьма Новоселов (1919-1985) исемен йөртә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Элекке исеме 3нче Урман арты урамы. 2005 елда Казан шәһәр администрациясе башлыгы карары белән Казанның Киров районындагы 3нче Залесная урамының исеме Советлар Берлеге каһарманы, гвардия истребитель-авиация полкының эскадрилья командиры, сугышка кадәр Киров районында яшәгән һәм «Кызыл күнче» фабрикасында эшләгән Кузьма Василий улы Новоселов (1919-1985) истәлегенә Новоселов урамы итеп үзгәртелә[1]