Резедә Сабирова
Резедә Сабирова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Сабирова Резедә Надил кызы |
Туган | 3 апрель 1969 (55 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Резедә Сабирова - Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сабирова Резедә Надил кызы 1969 елның 3 апрелендә туган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап, «бухгалтерлык хисабы, анализ һәм аудит, икътисадчы» белгечлеге ала.
Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1988 елда «Казанрезинотехника» җитештерү берләшмәсенең 241 нче балалар бакчасында тәрбияче булып башлый.
- 1999-2002 елларда «Апекс» ЯАҖ, «Стройсервисторг» ҖЧҖ, «Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы» ХК ААҖ кебек оешмаларда секретарь-референт булып эшли.
- 2002-2005 елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте бүлегендә әйдәүче белгеч вазыйфасын били.
- 2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының җәмәгать оешмалары һәм ММЧ белән эшләү бүлеге баш референты була.
- 2005-2010 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры баш референты.
- 2010-2015 елларда Татарстан Республикасы Президенты референты.
- 2015 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2009)
- Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Рәхмәте (2013)
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014)
- "Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары һәм XI Кышкы паралимпия уеннары" истәлек медале (2014)
- "Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы" истәлек медале (2014)
Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сабирова Резедә Надил кызы | Официальный сайт Президента РТ(үле сылтама)