Рим Гыйниятуллин
Рим Гыйниятуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рим Габдулла улы Гыйниятуллин |
Туган | 18 сентябрь 1943 (80 яшь) Зәмин районы[d], Җиззәх өлкәсе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР Үзбәкстан |
Әлма-матер | Ташкән ирригация һәм авыл хуҗалыгы механикалаштыру мөһәндисләре институты[d] |
Һөнәре | сәясәтче, менеджер, төзүче |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Рим Гыйниятуллин (1943, Обручево, Сәмәрканд өлкәсе, хәзерге Дәштабад, Җиззәх өлкәсе) — Үзбәкстан дәүләт эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рим Габдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.
Ташкент төзелеш техникумын, аннары Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм мелиорация инженерлары институтын инженер-гидротехник белгечлеге белән тәмамлый.
1957-99 елларда Үзбәкстанның авыл хуҗалыгы һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә эшли. Эшчедән башлап, оста, инженер, өлкән инженер баскычларын үтеп, 1968 елдан төрле җитәкче урыннарда. Озак еллар Үзбәкстан хөкүмәтенең Вице-премьеры, Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры (1989-96) булып эшли.[1]
1999-2007 елларда Рим Гыйниятуллин Глобаль экологик фонд, Аралны коткару Халыкара фондының проектларын гамәлгә ашыра. Татар һәм башкорт мәдәни Үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе.[2]
1992 елда Казанда узган I Бөтендөнья Татар конгрессында Үзбәкстан татарлары исеменнән нотык ясый.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Атасы – Габдулла Гыйниятуллин, анасы – Нуриева Бәдигыль. Хатыны – Хәбирова Тәнзилә, Ташкент Халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек. Уллары: Әксән Гыйниятуллин, 1977 елда туган, Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм механизация инженерлары институтын, Fordham университетын тәмамлый, 2011-13 елларда — Татарстан авиакомпаниясенең генераль директоры; Искәндәр Гыйниятуллин, шул ук вузлар шәкерте, Аризона университеты каршында Менеджмент мәктәбен тәмамлый.
Хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гиниятуллин Р. Евразийское самопознание. – М. – Нижний Новгород: ИД «Медина», 2008. – 138с., ил. ISBN 9785975600387
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 18 сентябрь көнне туганнар
- 1943 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Үзбәкстанда туганнар
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Үзбәкстан министрлары
- Үзбәкстан ССР Халык комиссарлары һәм министрлары
- Ташкент ирригация һәм мелиорация инженерлары институтын тәмамлаучылар
- Ленин ордены кавалерлары
- Почет ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Салават Юлаев ордены кавалерлары