Рүзил Гатин
Рүзил Гатин | |
---|---|
Туган телдә исем | Рүзил Исхак улы Гатин |
Туган | 15 октябрь 1987 (36 яшь) Яр Чаллы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Русия театр сәнгате университеты[d] һәм Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы-актер |
Җефет | (2018 елга кадәр) Гөлнара Гатина, җырчы |
Бүләк һәм премияләре | «Созвеэдие-Йолдызлык» Гран-при (2003) |
Рүзил Гатин (Рүзил Исхак улы Гатин) — актер, җырчы, алып баручы, пародия остасы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1987 елның 15 октябрендә Яр Чаллыда туган. Яр Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназияне, музыка мәктәбен (педагог Нәфисә Әхмәтшина), Мәскәүдә РАТИ (ГИТИС)ның эстрада факультетын (Михаил Борисов курсы) (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (педагог Нина Варшавская) (2012) тәмамлаган.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
6 яшеннән җырга өйрәнә башлый (беренче мөгаллиме Гөлсинә Гәрәева). 1996 елдан музыка мәктәбендә белем ала. «Мизгел» ансамблендә (Чаллы) җырлый. Иҗат юлы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйгенең республика һәм зона ярышларында күп мәртәбәләр җиңүче, 2003 елда Гран-при иясе була. 2008 елдан фестиваль кысаларында актерлык осталыгы, сәхнә теле, конферанс буенча мастер-класслар бирә. СТС (Мәскәү) телеканалында тапшыруларда катнаша.[1]
Башкарган партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Ак бүре» операсы (Зөлфия Рәүпова) — Тегин ханның кече улы.
- «Алтын Казан» рок–операсы — Биктимер.
- «Минем чибәр ханым» — профессор Хиггинс.
Режиссёр эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Пигмалион» Б. Шоу пьесасы буенча Ф. Лоу музыкаль комедиясе[2]
Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2001 Беренче каналның (Мәскәү) «Иртәнге йолдыз» (Юрий Николаев белән) конкурсы — 2 урын («Мизгел» ансамбле белән).
- 2002 «ХХI гасыр балалары без» халыкара балалар фестивале (Албена, Болгария) — призлы урын («Мизгел» ансамбле белән).
- «Йолдызларга юл» (Санкт-Петербург) фестивале
- 2003 «Созвездие-Йолдызлык» фестивале — Гран при.
- 2004 «Созвездие-Йолдызлык» фестивале — 1 урын.
- Б. Брунов исемендәге яшьләр фестивале-бәйгесе (Мәскәү) — Гран-при.
- Н. Михалковның «Яңа исемнәр» халыкара фонды стипендиаты.
- 2011 II халыкара «Зур аерма» (Большая разница) пародияләр фестивалендә (Әдис, Украина) катнаша.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Созвездие-Йолдызлык» сайты
- Яшел Үзән порталы
- Р. Гатин: Авызга чикләвек кабып сөйләшәм 2016 елның 18 июнь көнендә архивланган.