Эчтәлеккә күчү

Соры урман туфраклары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Соры урман туфраклары latin yazuında])
Ачык соры урман туфрагының өске профиле

Соры урман туфраклары урман-дала зонасында континенталь климатта, киң яфраклы (юкә, өрәңге, карама катнаш имән), катнаш (чыршы, пихта, карагай яки нарат кушылган каен) яки вак яфраклы (каен кушылмасы белән усак), төрле һәм куе үләнле урманнар астында периодик юылулы су режимы шартларында, карбонатлы токымнарда барлыкка килә.

Соры урман туфраклары Төньяк ярымшарның уртача зонасында киң таралган. Ана туфрак токымнары: Россиянең Европа өлешендә - лёсс, лёссыман һәм каплаучы балчыксыл, кайчак - морена утырмалары; Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себердә - нигездә лёссыман балчыксыл һәм балчык токым. Рельеф - Европа өлешендә су эрозиясе белән тирән аерчаланган; Көнбатыш Себердә - тигез; Көнчыгыш Себердә - йомшак тау яки калкулыклы микро- һәм мезорелеф.

Килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туфрак барлыкка килү үзенчәлекләре:

  • зур күләмдә коелган үсемлек калдыклары,
  • органик калдыкларның югары көллелеге,
  • аларның нигезләргә бай булуы.

Соры урман туфракларының барлыкка килүе төп ике капма-каршы процесс — ана токымнарның дымлану үзенчәлекләре кальций һәм магний белән азрак туенуы аркасында җиңелчә формада — көлсу туфраклар һәм үсемлекләрнең туклану элементлары, гумус туплану белән беррәттән туфракның өске катламында суга чыдам структура хасил итә торган кәсле туфраклар күпләп оешу йогынтысында бара. [1]

Соры урман туфракларының килеп чыгышын өйрәнү Россиядә В.В. Докучаев, С.И.Коржинский, В.И. Талиев , В.Р.Вильямс, И.В.Тюрин һәм башка галимнәрнең исемнәренә бәйле. В.В. Докучаев (1883) соры урман туфрагы урман-дала зонасының үләнле киң яфраклы урманнары ( имән урманнар ) астында мөстәкыйль зональ төр булып барлыкка килгән дип саный. С. И. Коржинский (1887) урман тәэсирендә кара туфрак деградациясе (характеристикасының начарлануы) нәтиҗәсендә соры урман туфраклары барлыкка килү турында гипотеза үстерә.

В.И. Талиев һәм П. Н. Крылов соры урман туфраклары көлсу типта буларак үсеш алган туфракларның проградациясе (үзлекләрен яхшырту) нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип саный. В.Р. Уильямс шуңа якын фикер белдерә.

Барлык каралган теорияләр дә төрле физик һәм географик шартларда соры урман туфракларын формалаштыруның мөмкин ысулларын чагылдыралар. Әлеге шартлар көлсулану сыйфатлары булган бик яхшы гумусланган профиль формалаштыруны тәэмин итәләр. Соры урман туфракларының генезисын хәзер болай аңлыйлар: бу туфрак кәсләнү процессының төп тәэсире астында, подзолик процессның зәгыйфь үсеше белән берлектә , лессиваж катнашуында барлыкка килгән [2] .

Морфология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык соры урман туфрагы профиле

Урманнарда соры урман туфраклары профиле 150 см га, сөрүле җирләрдә 200 см га кадәр; түбәндәге горизонтлардан тора:

  • A0 — урман түшәлмәсе, юка (3—5 см).
  • A1 — гумуслы горизонт төсе аксыл-сорыдан карасу-сорыга кадәр, вак төерсыман структуралы; калынлыгы 15—30 см, өстә кыртыш барлыка китерүче үсемлек тамырлары белән челтәрләнгән.
  • A1A2 — гумуслы-элювиаль горизонт, чикләвексыман структуралы, структур берәмлекләрнең кырларында кремнезёмның аксыл сибелмәләре күренә; караңгы-соры урман туфракларында булмаска да мөмкин;
  • BA2[3] — элювиаль-иллювиаль горизонт, соры-көрән төстә, вак чикләвексыман структуралы, кремнезём сибелмәләре бар.
  • B — иллювиаль горизонт, карасу-көрән яки карасу-коңгырт төстә, эре чикләвексыман структуралы, аска таба — призматик, ялтыравык кабыклы һәм саркып чыккан утырмалы, горизонтның өске өлешендә шактый гына кремнезём сибелмәсе. B1 һәм B2 горизонтларына бүленә ала
  • (к) — иллювиаль токымнан ана ткымга күчү катламы, тыгызлыгы аз, структурасы ачык түгел.
  • Ск — карбонатлы ана токым.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елгы СССР туфраклары классификациясе буенча, гумуслы горизонтның калынлыгы һәм аның төсе, гумус күләме, көлләнү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә соры урман туфрагы өч төргә бүленә.

, соры (25 см га кадәр, 3–5%) һәм карасу-соры (35 см га кадәр, 5% тан күбрәк) астипларга бүленә.

  • Аксыл соры: 20 см га кадәр А1, гумус 3% тан аз, гумус офыкы нечкә - 15-20 см, аның составында фульвик кислоталар өстенлек итә, бу туфракның кислоталы реакциясен билгели. Гомумән алганда, морфологик үзенчәлекләр һәм үзенчәлекләр ягыннан алар кәсле-көлсу туфракка якын.
  • Соры: торф процессы күренә, һәм подзолик процесс ачык соры туфракныкыннан азрак күренә. Гумус горизонты соры төстә, 25-30 см калынлыкта, 3-4% тан 6-8% га кадәр, гумин кислоталары аның составында бераз өстенлек итә. Туфрак эремәсе кислоталы реакциягә ия. Элювиаль-иллювиаль офык белдерелмәскә мөмкин.
  • Карасу-соры: соры урман туфраклары арасында ул иң көчле торф һәм иң аз подзолик процесслар белән аерылып тора (кремний сибелмәсе күп түгел, кайвакыт бөтенләй булмаска мөмкин). Гумус офыгының калынлыгы 40 см га кадәр, гумусның күләме 3,5-4% тан 8-9% га кадәр, гумин кислоталары фульвик кислоталарыннан өстенлек итә. Реакция аз кислоталы.120-150 см тирәнлекә кальций ясалмалары очрый.

Татарстанның соры урман туфраклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда соры урман туфраклары 2511,3 мең га (гомуми мәйданның 37% ы) мәйдан били. Идел алдында, Идел алдының төньягында, Кама аръягының көньяк-көнбатыш, үзәк һәм төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә таралганнар.

Туфракларның 43% тан артыгы — аксыл-соры, 33% — соры, 24% — карасу-соры. Алар өчен ана токымнар булып лёссыман комсыл балчык, делювиаль комсыл балчык һәм балчыклар, Пермь чоры токымнарының элювиаль утырмалары тора. Соңгы очракта гумуслы горизонт коңгырт төсмер (мондый туфраклар элек мөстәкыйль коңгырт-соры урман туфраклары тибы буларак билгеләнгән) ала.

Соры урман туфраклары дренажлы яссы субүләрдә һәм аларның сөзәк яки җиңелчә авыш тау битләрендә урнашкан, гадәттә, аларның югары өлешендә — аксыл-соры, түбәндә — карасу-соры туфраклар.

Соры урман туфракларына гумусның, үсемлекләрнең туену элементларының шактый күп, җиңелчә әче реакцияле булуы, уңай җылылык һәм су режимнары, югары биологик активлык хас.

Соры урман туфракларының 64% тан артыгы сөрүлек җир буларак файдаланыла. Уҗым һәм сабан культуралары, азык-төлек, техник яшелчә, җиләк-җимеш культуралары игелә.

Туфракларның 23% ка якын мәйданын урманнар, шул исәптән югары продукцияле имәнлекләр били. [4]

Авыл хуҗалыгында куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соры урман туфраклары терлек азыгы, ашлык, җиләк- җимеш үстерү өчен авыл хуҗалыгында актив кулланыла. Уңдырышлылыкны арттыру өчен, органик һәм минераль ашламаларны системалы куллану, үлән чәчү һәм сөрү катламын әкренләп тирәнәйтү кулланыла. Соры урман туфракларының нитратлар туплау сәләте [5] булганга, азот ашламаларын яз башында кулланырга киңәш ителә.

Алар югары уңдырышлылык белән аерылып торалар һәм дөрес кулланылганда авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңышын бирәләр. Соры урман туфрагы зонасында су эрозиясе белән көрәш чараларына аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки ул сөрү җирләренең зур мәйданнарын үз эченә алган. Кайбер төбәкләрдә төрле дәрәҗәдә эрозияләнгән туфрак сөрүлек мәйданының 70-80 % тәшкил итә. Органик ашламалар җитәрлек кертелмәү нәтиҗәсендә, соры урман туфрагының сөрү катламында гумус күләме кими. Гумусны оптималь күләмдә тоту өчен органик ашламалар кертелергә тиеш. Уртача еллык дозасы 1 га сөрүлеккә 10 т, бу тирес, торф, төрле органик компостлар, сидератлар, салам һәм башка органик материаллар куллану белән ирешелә. Соры туфракны игенчелектә куллануда мөһим чара булып известьташ тора. Известкование вакытында соры урман туфрагының артык кислоталылыгы нейтральләштерелә һәм үсемлек тамырларына туклыклы матдәләр керүе яхшыра. Известь туфрак фосфатларын хәрәкәткә кертә, үсемлекләр фосфорны җиңелрәк кабул итә; известь керткәндә молибденның хәрәкәтчәнлеге арта, микробиологик эшчәнлек көчәя, оксидлашу процесслары үсеше дәрәҗәсе арта, кальций гуматлары күбрәк барлыкка килә, туфрак структурасы, үсемлекчелек продукциясенең сыйфаты яхшыра. Күпчелек соры урман туфрагында азот, фосфор һәм калийның үзләштерелә торган формалары җитәрлек түгел, шуңа күрә минераль ашламалар куллану авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруның көчле факторы булып тора.

Соры урман туфракларының уңдырышлылыгын арттыру өчен су режимын көйләү бик мөһим [2] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/pochvy/sory-urman-tufraklary Онлайн - энциклопедия Tatarica
  2. 2,0 2,1 Ковриго, Кауричев, Бурлакова, 2000
  3. Гадәттә бу горизонтны A2B дип билгелиләр, ләкин BA2 дип билгеләү һәм җиңелчә элювиаль процесс барлыкка килүне, көлсу туфраклардагы A2B горизонтыннан принципиаль аерылуны күрсәтү кирәк.
  4. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/pochvy/sory-urman-tufraklary Онлайн - энциклопедия Tatarica
  5. Основы почвоведения, 2004

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]