Сәвәнәй әби (уен)
Сәвәнәй әби | |
---|---|
2 дән күбрәк | |
өй | |
түбән |
Сәвәнәй әби — татар балалар драма уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Берәүне аркасына мендәр куеп, башына бүрек кигезеп «Сәвәнәй әби» итеп киендерәләр. Кулына таяк тоттыралар, өй алдына чыгаралар. Ул ишек шакый.
Эчтән:
— Тук-тук иткән кемдер ул?
— Сәвәнәй әбиеңдер ул.
Әби өйгә керә. Балалар аның утырыр төшенә берәр әйбер куеп әйтәләр:
— Әйдә, кер, кер, әби, утыр. Әби утыра да сикереп тора:
— Абау, чәнчә.
Балалар көлешеп:
— Сөртеп утыр, әби, — диләр.
Әби тезелеп утырган кешеләрнең һәммәсенә:
— Җеп җегерләргә чакыра килгән идем, бара алмассыз микән, — дип әйтеп чыга.
Тегеләр:
— Юк, бармыйбыз, — дигәч, «өенә кайтып китә». Сәвәнәй әби шул рәвешле каз өмәсенә дә чакырып карый.
Әмма тегеләр бармыйлар. Ахырда Сәвәнәй әби:
— Ашка чакырырга килдем, — дип килеп керә. Барсы да: «Барабыз», — дип сикерешеп торалар. Әби исә боларны:
— Эшемә килмәдегез, ашыма килмәкче буласыз, дип, чүпрәк-мазар белән кыйнарга тотына. Чыр-чу китә.