Сәрдәнә
Сәрдәнә | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Corydalis DC. |
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | дымянковые[d] |
Җимеш төре | тартмачык[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Энциклопедия природы Армении[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 32[d], Ботанический словарь, 1878[d] һәм Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] |
Нәрсәнең чыганагы | Corydalis alkaloid[d] |
Сәрдәнә (лат. Corydalis, грек теленнән "бүрекле тургай") - калфак чәчәк, мәк чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ыруг 540лап төрне берләштерә. Төньяк ярымшарда һәм көнчыгыш Африканың биек тауларында таралган. Кытайда һәм Гималайда төрлелекләре бик югары, Кытайда ким дигәндә 357 төре бар.
Татарстан территориясендә 3 төре бар. Тыгыз сәрдәнә (C. solida) бөтен җирдә, урта сәрдәнә (C. intermedia) – Кама алдында, Маршалл сәрдәнәсе (C. marschalliana) Идел алдында очрый. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда үсәләр.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
10-25 см биеклектәге үсемлекләр. Тамырлары бүлбесыман. Сабаклары туры. Яфраклары чиратлашкан, икешәр, өчәр теленмәле. Чәчәкләре зур түгел, чыгынтылы сары, аксыл, алсу төстә, чук чәчәк төркемендә. Җимеше – кузаксыман тартмачык. Орлыклары ялтыравыклы, кара, итчел үсентеле. Җимешләре июньдә өлгерә. Орлыктан үрчи.
Әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Баллы, декоратив үсемлекләр.
Маршалл сәрдәнәсе ТРның Кызыл китабына кертелгән. [1]
Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сәрдәнә төрләре кайбер Күбәләк төрләренең личинкалары, аеруча болытлы Аполлон өчен ризык булып торалар.
Агулылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Corydalis cava һәм кайбер башка бүлбеле төрләрендә булбокапнин дип аталучы алкалоид бар, ул кавакыт медицинада кулланыла, ләкин дозировкасы һәм тискәре эффектлары турында фәнни дәлилләр җитми. [2]
Сәрдәнәнең күпчелек төрләрендә кальцийны блоклаучы канадин кебек башка токсиннар һәм алкалоидлар бар. C. caseana төре терлек өчен агулы. [3]
Таксономия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәзерге төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
540 төре бар, шул исәптән:
- Corydalis ambigua
- Corydalis aurea
- Corydalis buschii
- Corydalis bracteata
- Corydalis cava
- Corydalis caseana
- Corydalis cheilanthifolia – ferny corydalis
- Corydalis chelidoniifolia
- Corydalis darwasica
- Corydalis elegans
- Corydalis filistipes
- Corydalis flavula
- Corydalis flexuosa
- Corydalis heterocarpa
- Corydalis incisa
- Corydalis integra
- Corydalis linstowiana
- Corydalis micrantha
- Corydalis nobilis
- Corydalis ochotensis
- Corydalis omeiana
- Corydalis orthoceras
- Corydalis palaestina[4]
- Corydalis pallida
- Corydalis pauciflora
- Corydalis pauciovulata
- Corydalis rutifolia
- Corydalis saxicola
- Corydalis scouleri
- Corydalis solida – fumewort
- Corydalis vittae
- Corydalis wilsonii
- Corydalis yanhusuo
-
Corydalis ambigua
-
Аллантижентеен (Corydalis aurea)
-
Corydalis buschii
-
Corydalis bracteata
-
Corydalis caseana
-
Corydalis cava
-
Ферни коридалис (Corydalis cheilanthifolia)
-
Corydalis chelidoniifolia
-
Corydalis flavula
-
Corydalis flexuosa
-
Corydalis heterocarpa
-
Коридалис чгргасы
-
Corydalis linstowiana
-
Corydalis nobilis
-
Corydalis ochotensis
-
Corydalis orthoceras
-
Corydalis pallidavar.тенуис
-
Corydalis pauciflora
-
Corydalis pauciovulataоркык кашакуклар
-
Corydalis rutifolia
-
Corydalis scouleri
-
Corydalis solida
-
Corydalis vittae
-
Corydalis wilsonii
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/srdn Онлайн - энциклопедия Tatarica
- ↑ CORYDALIS. WebMD. 21 October 2014 тикшерелгән.
- ↑ Western Forests (The Audubon Society Nature Guides). Knopf. https://archive.org/details/westernforests00whit/page/556.
- ↑ Corydalis palaestina (Boiss.) Prantl & Kündig | Plants of the World Online | Kew Science.