Татарбай (Рязань өлкәсе)
Татарбай | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Татарбай авыл җирлеге[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарбай авыл җирлеге[d] |
Почта индексы | 391359 |
Татарбай (рус. Торба́ево) — Рязань өлкәсе Касыйм районында урнашкан авыл. Татарбай авыл җирлеге административ үзәге.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарбай авылы Касыйм шәһәреннән төньяк-көнчыгышка 11 км ераклыкта, Макарье елгасының сул ярында урнашкан.
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык саны | ||
---|---|---|
1862 | 1905[2] | 2010[3] |
351 | ↗557 | ↘469 |
Авылда татарлар (4%), руслар (96%) яши.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Революциягә кадәр Олы Татарбай һәм Кече Татарбай авыллары Рязань губернасы Касыйм өязе Татар волостенә кергәннәр.
Касыйм татарлары авылларының ак аймак төркеменә караган.
Татар авылы XX гасырның 60 елларына ук таралып беткән диярлек.[4]
Ислам дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Руханилар ведомостьлары буенча мәчет 1843 елда төзелгән. XIX гасыр ахырында мәчеткә Колчык авылы халкы да кергән (барлыгы 627 кеше). Имам булып Бикбулатовлар торган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ ОКТМО
- ↑ Населенные места Рязанской губернии. — Рязань, 1906 г.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения сельских населённых пунктов Рязанской области. әлеге чыганактан 2013-12-10 архивланды. 2013-12-10 тикшерелгән.
- ↑ Госманов М. Археографик көндәлек. II. (1964) 2-нче кисәк.