Түгәрәктәге туп
Түгәрәктәге туп | |
---|---|
күп | |
спорт залы, урам | |
төрлечә |
Түгәрәктәге туп — татар халык уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уенчылар бер түгәрәк ясап басып торалар. Уртага бер уенчы керә. Сигнал бирелү белән, барысы да җиргә тезләнәләр һәм кулларындагы тупны бер-берсенә ыргыта башлыйлар. Уртада калган кеше ничек булса да ул тупны тотарга карый. Әгәр дә уртадагы уенчы тупны эләктереп алса, иң соңгы тапкыр тупны кем ыргыткан булса, шул түгәрәк эчендәге кешене алмаштыра.
Уен шул рәвешчә дәвам итә.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.