Фәрит Сәйфелмөлеков
Фәрит Сәйфелмөлеков | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков |
Туган | 19 ноябрь 1930 СССР, Ташкәнт |
Үлгән | 4 июнь 2016 (85 яшь) РФ, Мәскәү |
Күмү урыны | Даниловское мусульманское кладбище[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты[d] |
Һөнәре | хәрби журналист, язучы |
Җефет | Людмила Петр кызы, радиомөһәндис |
Балалар | кызлары Мәрьям, Наталья |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Фәрит Сәйфелмөлеков, Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков, рус. Сейфуль-Мулюков Фарид Мустафьевич (1930, СССР, Ташкәнт — 2016, РФ, Мәскәү) — язучы, журналист, Якын Көнчыгышны һәм гарәп илләрен өйрәнүче белгеч, ССРБ Үзәк телевидениесе алып баручысы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1930 елның 19 ноябрендә Ташкәнт шәһәрендә туган. Әтисе — Берлин университетын тәмамлаган филолог Мостафа Камалетдин улы[1], әнисе атаклы Яушевлар нәселеннән чыккан Разия Гали кызы.
Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган. Гарәп һәм француз телләрен камил белә. «Международная жизнь» (Халыкара хәл), «Современный Восток» (Замана Көнчыгышы) журналларында, көнчыгыш әдәбияты нәшриятында эшли.
- 1953 елдан журналистлык эшендә. «Марокко халкы тезләнмәс» дигән беренче мәкаләсен 1953 елның 23 октябренда «Вечерняя Москва» газетасында Ф. Мулюков исеме астында бастыра[2].
- 1959 елдан ССРБ Үзәк телевидениесендә эшли.
- 1971—1990 елларда ССРБ Үзәк телевидениесе һәм радиосында халыкара хәлгә багышланган тапшыруның алып баручысы. «Маяк» радиотапшыруын уйлап табучыларның берсе.
- 1960 еллар ахырында — 1970 еллар башында ССРБ телевидениесе һәм радиосының Ливандагы корпункты җитәкчесе.
- 1990-1992 елларда ССРБ (РФ) телевидениесе һәм радиосының Швейцариядәге корпункты җитәкчесе.
- 1992-1993 елларда «Останкино» телеширкәтенең Евразия телестудиясе директоры.
- 1993-1995 елларда «Останкино» телеширкәтенең халыкара тапшырулар иҗади берләшмәсе директоры.
- Мисыр президенты Гамәл Габдел Насыйр, Палестина мохтарияте җитәкчесе Ясир Арафат, Әфганстан җитәкчеләре Нур Мөхәммәт Тараки, Мөхәммәт Нәҗибулла, Иранның рухи җитәкчесе аятулла Хөмәйни, Куба лидеры Фидел Кастро һ.б. белән очрашып, әңгәмә кора.
«Гыйрак җөмһүриятенең тууы» (1958), «Гыйрак кичә һәм бүген», «Португалиянең Африкадагы колонияләре», «Ут сызыгыннан репортажлар» китапларын язган, документаль фильмнар төшергән, мәкаләләр бастырган.
2016 елның 4 июнендә Мәскәүдә вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1976 ― Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1982 ― Кызыл Йолдыз ордены
- 1978 ― Бертуган Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясе
- 1981 ― ССРБ дәүләт премиясе
- 1995 ― РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2010 ― Хөрмәт ордены (РФ)[3]
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Людмила Петровна, радиомөһәндис
- Кызлары Мәрьям, икътисадчы; Наталья, журналист
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Mullağäli Yawşıf (бабай)
- Ğäbdelwäli Yawşıf (бабай/әбинең бертуганы)
- Фатыйха Габделвәли кызы Аитова
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Әтисе 1938 елда репрессиягә эләгеп, һәлак ителгән
- ↑ «Корольләр кылычы» ярты гасыр узгач 2016 елның 21 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Указ Президента РФ от 04.11.2010
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фәрит Сәйфелмөлеков вафат булды 2016 елның 7 июнь көнендә архивланган.(рус.)
- Фәрит Сәйфелмөлеков белән әңгәмә. «Киров яңалыклары» сайты 2016 елның 1 май көнендә архивланган.(рус.)
- 19 ноябрь көнне туганнар
- 1930 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Ташкентта туганнар
- 4 июнь көнне вафатлар
- 2016 елда вафатлар
- Мәскәүдә вафатлар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Мәскәү көнчыгыш телләре институтын тәмамлаучылар
- ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары
- Русиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Журналистлар
- Рус телле язучылар
- Почет ордены кавалерлары
- Данилов мөселман зиратында җирләнгәннәр