Хан (уен)
Ком калач | |
---|---|
3тән күбрәк | |
урам | |
уртача |
Хан — татар халык уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уйнаучылар араларыннан берсен «хан» итеп сайлап куялар. Үзләре читкә китеп берәр төрле эш турында уйлап хан янына киләләр дә:
— Исәнмесез, хан хәзрәтләре! — диләр. Хан боларга:
— Исәнмесез, балакайларым! Кайда йөрдегез? — ди. Балалар:
«Чит илләрдә йөрдек, авыл арасында йөрдек, Казанга бардык, Ыстанбулга бардык, Тройскидан киләбез һ. б.» дип үзләре сүз берләшкәнчә сөйләп бирәләр. Ханның: «Анда ни белән вакыт уздырдыгыз?» — дип соравына бар да алдан уйлаган эшләрен ымлап куллары белән күрсәтерләр. Хан бу ымлаулардан берни дә аңлый алмаса, уен яңадан башлана. Уен шулай өчкә тикле кабатланырга мөмкин. Хан ни эш икәнен белеп дөрес әйтсә, барысы да таралышып йөгерәләр. Хан боларның кайсын куып тотса, шуны хан итеп, уенны яңадан башлыйлар.