Хәлил Галимҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәлил Галимҗанов latin yazuında])
Хәлил Галимҗанов
Туган телдә исем Хәлил Мингали улы Галимҗанов
Туган 3 ноябрь 1950(1950-11-03)
СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан
Үлгән 22 сентябрь 2021(2021-09-22) (70 яшь)
РФ, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб, ректор
Җефет Равилә Максут кызы
Балалар ике кызы
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясене атказанган табибы - 2007

Хәлил Галимҗанов, Хәлил Мингали улы Галимҗанов (Халил Мингалиевич Галимзянов, 1950 елның 3 ноябре, СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Әстерхан2021 елның 22 сентябре, РФ, Әстерхан) ― табиб, медицина фәннәре докторы (1998), профессор, РАЕН академигы, Әстерхан дәүләт медицина университеты ректоры (2007―2018) һәм президенты (2018―2021), Россия Федерациясенең (2007) һәм Ингушетия Республикасының атказанган табибы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елның 3 ноябрендә Әстерханда туган. Балачагы шәһәрнең Олы Исад (Ямгурчев[d]) тарихи районында узган. 5нче мәктәптә укыган. А. В. Луначарский исемендәге Әстерхан дәүләт медицина институтын тәмамлаган (1972). 1972–1973 елларда өлкә инфекцион клиник хастаханәсендә табиб-интерн булып эшләгән. 1974–1976 елларда СССР сәламәтлек саклау министрлыгының Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының Әстерхан филиалы клиник бүлегендә кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән. 1973―1979 елларда Мәскәүдә Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында аспирантурада укыган (фәнни җитәкчесе академик В. И. Покровский[d]). 1980 елда кандидатлык, 1998 елда докторлык диссертацияләрен яклаган, 1983 елда доцент, 1998 елда профессор гыйльми исемнәре бирелгән. Патент белеме институтын тәмамлаган.

1990 елдан ― Әстерхан дәүләт медицина институтының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире.

2002―2003 елларда ― Әстерхан дәүләт медицина академиясенең төбәк инфекция патологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры.

2003―2005 елларда ― Әстерхан дәүләт медицина академиясенең фәнни эш буенча проректоры.

2005―2007 елларда ― Әстерхан өлкәсе Сәламәтлек саклау министры урынбасары.

2008―2017 елларда ― Әстерхан дәүләт медицина академиясе (2014 елдан университет) ректоры (альтернатив нигездә конкурс буенча фәнни совет тарафыннан сайланган). Аның җитәкчелегендә академиядә эре фәнни конференцияләр, медицина съездлары, РФ һәм халыкара масштабтагы пленумнар үткәрелгән[1].

Әстерхан өлкәсе табиб-инфекционистлары ассоциациясен җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә инфекционистлар һәм микробиологлар мәктәбе эшләгән, аның исәбендә уйлап табуга 31 патент бар. 2010 елда Әстерхан дәүләт медицина академиясенең инфекционистлар һәм микробиологлар фәнни мәктәбе Россиянең әйдәп баручы фәнни мәктәпләренә ярдәм итү буенча Президент грантына лаек булган.

Ваба (холера), сальмонеллёз, Көнбатыш Нил бизгәге, түләмә кебек авыруларны бетерүдә актив катнашкан.

2021 елның 22 сентябрендә 71нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат булган[2].

Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төбәк инфекция патологиясе мәсьәләләре. Аның фәнни эшчәнлеге нәтиҗәләре берничә тапкыр Россия һәм халыкара фәнни форумнарда тәкъдим ителгән. Фәнни электрон китапханәдә индексацияләнгән 450дән артык фәнни публикация, өч монография, 19 уку-методик әсбап авторы, уйлап табуларга 17 патент иясе, алар арасында «риккетсиозларны дәвалау ысулы» да бар[3]. Фәнни хезмәтләрендә тасвирланган күп кенә клиник күзәтүләр оригиналь булып тора, аларны ул үзе җыйган. Аның фәнни җитәкчелегендә 10 докторлык һәм 16 кандидатлык диссертацияләре якланган. Аның хезмәтләренең Хирш индексы (фәнни-метрик күрсәткеч, галимнең продуктивлыгының санлы характеристикасы, басмаларның саны һәм цитаталар саны нигезендә билгеләнә) 28 берәмлекне тәшкил итә.

Күп еллар дәвамында Әстерхан өлкәсе инфекционист табиблары ассоциациясен җитәкли һәм Россия инфекционистларының Милли фәнни җәмгыяте рәисе урынбасары, Әстерхан дәүләт медицина университетының эпидемиология, клиника, диагностика, дәвалау, инфекцион авыруларны профилактикалау фәнни юнәлеше буенча проблемалы комиссиясе рәисе була. ВАК исемлегенең үзәк рецензияләнә торган журналларының («Инфекционные болезни», «Эпидемиология и инфекционные болезни. Актуальные вопросы», «Клиническая медицина», «Медицинское образование и профессиональное развитие», «West Kazakhstan Medical Journal», «Прикаспийский вестник медицины и фармации») редакция советлары әгъзасы, «Астраханский медицинский журнал» баш мөхәррире урынбасары Булган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 ― С. П. Королев исемендәге медаль (Россия Космонавтика федерациясе) ― медицина-биологик проблемаларны өйрәнүдә казанышлары өчен
  • 2004 ― Әстерхан өлкәсе губернаторы премиясе ― Әстерхан риккетсиоз бизгәге белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа ысулларын эшләгәне һәм керткәне өчен (югары уку йортлары галимнәре төркеме белән бергә)
  • 2007 ― Россия Федерациясенең атказанган табибы[d]
  • 2008 ― «Әстерхан өлкәсе алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале
  • 2009 ― IX Халыкара «Euromadica-2009» медицина конгрессында «Европаның мактаулы галиме» исеменә һәм Р. Кох исемендәге медальгә лаек булган
  • 2009 ― «Ел ректоры-2009» исеме бирелгән
  • Ингушетия Республикасының атказанган табибы ― республика медицинасы өчен югары квалификацияле медицина кадрларын әзерләүдә уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле фәнни һәм педагогик эшчәнлеге өчен
  • 2016 – Чечен Республикасы интеллектуаль үзәге премиясе ― «Сәламәтлек саклау» номинациясендә ― Чечен Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсе өчен фәнни кадрлар һәм белгечләр әзерләүдә ярдәм иткәне өчен

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елда Казанда узган икенче Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда катнашкан. Әстерханның «Дуслык» татар милли җәмгыятен җитәкләгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Равилә Максут кызы, медицина институтын тәмамлаган. 1980 елда өйләнешкәннәр. Ике кызы да медицина белеме алган. Олысы медицина фәннәре докторы, Санкт-Петербургта С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә эшли, кечесе биология фәннәре кандидаты, провизор[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]