Япония географиясе
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d8/Satellite_image_of_Japan_in_May_2003.jpg/300px-Satellite_image_of_Japan_in_May_2003.jpg)
![](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/0/01/Japan_topo_en.jpg/150px-Japan_topo_en.jpg)
Япония — Азиянең Тын океан ярында урнашкан утрау-дәүләт. Географик координатларга күрә Япония экватордан 36°ка төньякта һәм Гринвич меридианыннан 138°ка көнчыгышта урнаша.
Архипелангның иң зур утраулары: Хоккайдо, Хонсю, Сикоку һәм Кюсю. Шулай ук ил составына 6 848 кечкенә утрау керә.
Япония мәйданы — 377 915 км², коры җир 374 744 км²-ны, ә су исә 3 091 км²-ны — тәшкил итә. Япония мәйданы буенча Алмания, Малайзия, Яңа Зеландия һәм Бөекбритания кебек дәүләтләрдән зуррак.