Җәгъфәр Булат
Җәгъфәр Булат | |
---|---|
Туган | 1 декабрь 1903 Сембер |
Үлгән | 13 октябрь 1981 (77 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Җәгъфәр Булат (Җәгъфәр Гази улы Булат, 1 декабрь 1903, Сембер — 13 октябрь 1981 (77 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — рәссам, педагог. 1937-1939 һәм 1949-1957 елларда Казан сынлы сәнгать укуханәсендә укыткан. Әсәрләре: нәкышь — «1905 елгы баррикадаларда» (1925), «Ашлык сугу» (1935), «Чаян» журналына график рәсемнәр (1930- hәм 1950-еллар), М.Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1949), Ә.Ерикәйнең «Безнең балалар» (1951) китапларына иллюстрацияләр, һ.б.[1]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В