Әбелхәер Сафиуллин
Әбелхәер Сафиуллин, Әбелхәер (Абылхәер [1]) Касыйм улы Сафиуллин (1943 елның 15 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Кушнаренко районы, Каратәкә ― 2022 елның 10 марты, РФ, БР, Уфа) ― режиссёр, Уфаның «Нур» татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе. 1989―1990 һәм 1997―2016 елларда «Нур» театрының баш режиссеры. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). 1991 елдан СССР (Башкортстан) Театр әһелләре берлеге әгъзасы [2].
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1943 елның 15 августында Башкортстан АССР Кушнаренко районы Каратәкә авылында туган. Республика мәдәни-агарту училищесын (Стәрлетамак, 1969; Габдрахман Хәбибуллин курсы), Уфа дәүләт сәнгать институтын (1977; Лек Вәлиев, Фәрдүнә Касыймова курсы) тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1976 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театрының постановка бүлеге мөдире булып эшли.
1980 елдан ― Сибай драма театры режиссеры, 1982―1989 елларда ― сәнгать-куелыш бүлеге мөдире.
1990―1994 елларда ― Уфа дәүләт сәнгать институтының уку-укыту театры директоры.
1989―1990 һәм 1997―2016 елларда «Нур» театрының баш режиссеры.
1994—1996 елларда ― Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссёры.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әбелхәер Сафиуллинның иҗади алымының нигезе — образларны аналитик караштан чыгып гәүдәләндерү. Башлыча трагикомедияләр һәм спектакль‑гыйбрәтле хикәяләргә мөрәҗәгать итә. Әбелхәер Сафиуллин – «Нур» театрын оештыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Театр сәхнәсендә әлеге театрның алтын фондына кергән Аманулланың «Имәнеч зат», К.Тинчуринның «Көйсез кияү», М. Фәйзинең «Галиябану», Ф. Бигәшевның «Ябалак борылышында», Р. Нурлыгаяновның «Күңел күле», Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» (2014), М. Кәримнең «Кыз урлау», А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», М. Гыйләҗевнең «Бичура» пьесасы буенча «Төш күрүләр», А. Кәшфуллинның «Чүлмәкче серләре» һ. б. спектакльләрне куя.
Сибай башкорт драма театрында — «Кырларым, тугайларым» (Т. .Миңнуллин), «Иртәгә үләм» (И. Абдуллин); Туймазы татар драма театрында Ф. Яруллинның «Тормыш агачы», Д. Киноситаның «Торна каурыйлары» (Журавлиные перья), А. П. Чеховның «Ваня абый» (Дядя Ваня) һ. б. спектакльләр куя [3].
2022 елның 10 мартында озакка сузылган каты авырудан соң Уфада вафат [4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2003 ― Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сафиуллин Әбелхәер Касыйм улы. «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы(рус.)(башк.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Тирән кайгы. «Нур» театры, 10.03.2022
- ↑ «Нур» Татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе Әбелхәер Сафиуллин вафат. Татар-информ, 10.03.2022
- ↑ Т. Н. Хәйбуллина. Сафиуллин Әбелхәер Касыйм улы. «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы
- ↑ В Уфе ушел из жизни один из основоположников Татарского театра «Нур» Абылхаер Сафиуллин. ИА Башинформ, 10.03.2022(рус.)
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 15 август көнне туганнар
- 1943 елда туганнар
- Кушнарин районында туганнар
- 10 март көнне вафатлар
- 2022 елда вафатлар
- Уфада вафатлар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Театр режиссёрлары
- Башкортстан режиссерлары
- Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:«Нур» театры
- Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре