Әлмәт епархиясе
Әлмәт епархиясе | |
---|---|
Чиркәү | Рус православ чиркәве |
Чиркәү бүлгеләре | 8 |
Баш фатир | Әлмәт, Чернышевский ур., 23 |
Нигезләнгән | 6 июнь 2012 |
Баш җәмигъ | Казан соборы (Әлмәт) |
Епископ | Мефодий |
almet-eparhia.info |
Әлмәт епархиясе (рус. Альметьевская епархия) — Рус православие чиркәве Мәскәү патриархлыгының Татарстан митрополиясенә керүче епархиясе.
Идарә итүче әрхәрәй — Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы архимандрит Мефодий (Дмитрий Анатолий улы Зайцев) (1978 елның 25 октябрендә Казанда туган)[1]
Епархия үзәге — Әлмәтнең Казан Изге Ана иконасы кафедраль храмы (423450, Татарстан, Әлмәт, Собор мәйданы, 1, корп. 1).
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2012 елның 6 июнендә Рус православие чиркәвенең Изге Синоды карары нигезендә, Казан епархиясеннән аерып чыгарып, Татарстан митрополиясенә бирелгән. Епархиядә 61 приход исәпләнә. Клириклар 44, монахлар 3. Татарстанның Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы районнары административ чикләрендәге приходларны берләштерә.
Благочиниеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әлмәт (шәһәр) — благочинный Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий (Зайцев)
- Әлмәт (район) — благочинный иерей Андрей Глубоковский
- Азнакай — благочинный протоиерей Сергий Голованов
- Баулы — благочинный протоиерей в.в.б. Борис Ангелич
- Бөгелмә — благочинный протоиерей Борис Ангелич
- Зәй — благочинный протоиерей Василий Казаков
- Лениногорск — благочинный протоиерей Иоанн Антипов
- Сарман — благочинный протоиерей Роман Галиуллин
Чиркәүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Монастырьлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ТР Әлмәт районы Яңа Михайловка авылы Изге Ана иконасы храмы каршындагы «Знамение» монахлар җәмгыяте. Иеромонах — Хрисанф (Жарков).
Социаль оешмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әлмәтнең Петр һәм Павел храмы каршында хатын-кызлар җәмгыяте (рус. сестричество)
- Бөгелмәнең изге Серафим Саровский храмы каршындагы хатын-кызлар җәмгыяте
Епархиянең мәгълүмат чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Епархиянең рәсми сайты
- Лениногорск благочиниесенең айлык «Параскева» газетасы
- Атналык «Православие сүзе» тапшыруы
- Зәй шәһәренең «Зәй ТВ» каналында атналык телетапшыру
- Зәй шәһәренең «Яңа Зәй» радиостанциясендә атналык тапшыру
- Әлмәттә ике атнага бер чыгучы «Православие календаре» (рус. Православный календарь) программасы
- 2016 елның 15 июненнән 99,6 FM ешлыгында эшләүче «Вера» радиосы
Уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әлмәттә православие гимназиясе төзелә[2]
- Кайбер приходларда якшәмбе мәктәпләре эшли.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әлмәт епархиясе турында
- Әлмәт епархиясенең рәсми сайты(рус.)
- Вконтактеда Әлмәт епархиясе(рус.)
- Вконтактедагы Әлмәт епархиясенең рәсми паблигы — Әлмәт епархиясендә православие(рус.)
- В дар каждой из трех епархий митрополии Р. Н. Минниханов передал ключи от автомобиля «Лада Ларгус»
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Рус правоcлавие чиркәве епископлары. Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий (Дмитрий Анатолий улы Зайцев)(рус.)
- ↑ В Альметьевске завершается строительство православной гимназии.(үле сылтама) Телеканал «Татарстан-24» , 04.12.2017