Әңгел белән шайтан
Әңгел белән шайтан | |
---|---|
күп | |
Әңгел белән шайтан — татар халык уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башта балалар барысы да йөзләре белән стенага борылалар. Берсе аларның башларын борып, йөзләрен карап йөри. Балалар барысы да авызларын йомган булалар. Йөзен күрсәтүче көлмәсә — әңгел, көлсә — шайтан була. Шулай итеп уйнаучылар әңгел белән шайтанга бүленеп беткәч, шайтаннар әңгелләрне тотарга тырышалар. Әңгелләр:
- Эт йөри урамда,
- Хәбәре юк буранда.
- Әңгеллеккә җиңеллек,
- Шайтанга авырлык! —
дип җырлыйлар. Тотылса, әңгел шайтанга әйләнә. Уен барлык балалар тотылып беткәнче дәвам итә.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.