2 нче санлы төзелеш тресты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/2 нче санлы төзелеш тресты latin yazuında])
2 нче санлы төзелеш тресты
Тармак төзелеш
Нигезләнү датасы 1940
Рәсми исем стройтрест № 40 һәм стройтрест № 2
Дәүләт  СССР
 Россия
Ана ширкәт Министерство промышленного строительства СССР[d] һәм Татстрой[d]
Гамәлдән чыгу датасы 2012

2 нче санлы төзелеш тресты (рус. стройтрест № 2) ― Казан төзелеш оешмасы. 1940 та СССР Төзелеш министрлыгының Главприволжскстрой оешмасына буйсынган 40 нчы төзелеш тресты буларак барлыкка килә. 1960 та исеме 2 нче санлы төзелеш тресты итеп үзгәртелеп, СССРның сәнәгый төзелеш министрлыгына, соңрак Татстройга буйсындырыла.

Эчендә №№ 8, 9, 10, 11, 12 санлы төзелеш-монтаж идарәләре, 13 нче махсуслашырылган бизәкләү эшләре идарәсе, кече механизациянең хуҗалык исәбе участкасы, җитештерү комплектациясе идарәсе, ярдәмче хуҗалык, төзелеш лабораториясе, «Огни стройки» гәзите, 3 торактан файдалану участкасы (ЖЭК), Төзүчеләр мәдәният сарае (2000 нән соң «Сәйдәш» МС[1]), «Здоровье» балалар аланы, ял итү базасы, поликлиника, 7 балалар бакчасы (№№ 35, 124, 189, 206, 259, 277, 310) булган.[2] 1993 тә, Татстройның башка оешмалары кебек үк, акционерлык җәмгыятькә үзгәртеп корыла. 2007 тә Татстройдан чыгып Строительно-монтажная фирма № 2 исемле ҖЧҖгә үзгәртеп корыла. 2010-елларның беренче яртысында банкротлыкка очрап эшчәнлеген туктаткан.[3][4][5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]