Ак куян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак куян latin yazuında])
Ак куян
Халыкара фәнни исем Lepus timidus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][3]
Югарырак таксон Lepus[d][2]
Шушы чыганакларда тасвирлана Nordisk familjebok[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d] һәм Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d]

 Ак куян Викиҗыентыкта

Ак куян (лат. Lepus timidus) — куяннар ыругы куянсыманнар отрядына керүче хайван.

Ак куян — чагыштырмача эре хайван. Аның киң табаннары куе йон белән каймалап алынган, бу аңа кар өстендә батмыйча чабарга ярдәм итә. Төсе сезонга карап үзгәрә: җәен — мехы коңгырт-көрән, корсак асты ак; кышын ап-ак төскә керә, колак очлары гына кара кала. Күбрәк вакытын урман буйларында, сирәк агачлыкларда, куаклыклар һәм яшь агач араларында уздыра. Азыкны, нигездә төнлә эзли, көндезен куак астына качып яки әрәмәлекләрдә посып ята.

Үр куяныннан кечерәк. Һәр ике төре елына 2—3 тапкыр үрчем бирә. Куян балалары җитлегеп туа: күзләре ачык, тәне йон белән капланган була. Ана куян үз балаларын гына түгел, читләрне дә имезә. Сөте бик куе (майлылыгы 15 % ка җитә) һәм куян баласына, ныгып китү өчен, берничә тапкыр имү җитә, аннан ул үзе үлән белән туклана башлый.

Куяннар ау объекты булып тора, ите ашарга яраклы, ә тиресеннән төрле мех әйберләр тегәләр.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит 190.
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.