Ак ябалак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак ябалак latin yazuında])
Ак ябалак
Халыкара фәнни исем Bubo scandiacus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Байгыш[1]

 Ак ябалак Викиҗыентыкта

Ак ябалак (лат. Bubo scandiacus, Nyctea scandiaca) — ябалак кошлар семьялыгының кошлар төре. Элек аерым Nyctea ыругына чыгарылган булган. Хәзер исә Bubo (өкеләр) ыругына кертелгән.

Ак ябалак — тундрада ябалаклардан иң зур кош. Башы йомры, күзләренең төсле катлавы утлы-сарылы. Ана кош атадан зуррак. Иркәкнең гәүдәсе озынлыгы 55–65 см җитә, авырлыгы — 2–2,5 кг, тешенең исә — 70 см һәм 3 кг. Канатлары колачы 142–166 см. Төсе күзгә ташланмый торган: җиткән кошлар ак төсле кара тимгелләр белән. Бу төс кошны карда яшерә. Ана һәм яшь кошларда тимгелләр саны аталарга караганда артык. Балалары көрән төсле. Томшыгы кара төсле.

Ауразия, Төньяк Америка, Гренландия тундра зонасында һәм Төньяк Боз океанының кайбер утрауларында яши. Өлешчә күчмә кош.

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак ябалак Кайерканның (хәзер — Норильск районы) гербында сурәтләнгән.


  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2