Бурыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бурыш latin yazuında])
Бурыш
Халыкара фәнни исем Chondrostoma nasus L., 1758[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Chondrostoma[d][1]

 Бурыш Викиҗыентыкта

Бурыш (лат. Chondrostoma nasus) — карплылар гаиләсенә кергән елга балыгы. Бурышны «салбыр авыз» дип тә йөртәләр. Сырты соры, яисә каракучкыл, түше белән ян-яклары ак төстә. Койрык йөзгечләре бүз, каракучкыл төстә. Калган өлешләре — саргылт яисә кызгылтырак төстә була. Бурышның авырлыгы ким дигәндә бер килограмга җитә, озынлыгы 50 см.

Фәкать тирән су төбендә яши. Елгалар тамагында, таза, комлы һәм таллы урыннарда да очрый. Яр читенә бик якын килми.

Аның уылдык чәчкән мәле май аена тура килә.

Кояшлы көндә якшы чиртә. Аңа чуалчан, чебен һәм кызыл кортны җим итеп файдаланалар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 2004.