Бәхәс:Җамалетдин Юмаев
«Татар 4.0 — 2021» бәйгесе (21 февраль - 15 апрель) дәвамында Ilnur efende исемле кулланучы булдырды. |
Ilnur efende, «Татарский энциклопедический словарь» (1999, стр.677), шулай ук «Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге» (1997, 279нчы бит) Җамалетдин Юмаев (1892―1940) дип бирәләр. Әмма атасының исеме Хәлиулла дип бирелгән, Гималетдин дип түгел. Калган биографиясе 100% туры килә. Нишлибез? Сез мәкаләдә күрсәткән сылтамага (Баш. энц.) тикшерер өчен Татвикидән түгел, нишләптер Башвикидән дә, Русвикидән дә кереп булмый.--Әмир (бәхәс) 13 мар 2021, 18:54 (UTC)
Әмир, сылтама нишләптер иске сайтка сылтый, төзәттем. Минемчә татарчага үзгәртергә дә, атасының сылтамалар белән ике исемен дә күрсәтергәдер 1 яки 2 дип. Шәхес шул ук бит. Ничек уйлыйсыз?--Ilnur efende (бәхәс) 13 мар 2021, 19:01 (UTC)
- Ilnur efende, мин Татар энциклопедиясе күрсәткән Җамалетдин Юмаев (1892―1940) исемен бирү яклы. Отчествосына сылтамалар куярга Татар энц. битләрен күрсәттем. Мәкаләне башлап язучы сез булгач, үзегез төзәтеп тә бетерерсез инде.--Әмир (бәхәс) 13 мар 2021, 19:09 (UTC)