Вячеслав Георгиевич Халымбаджа исемендәге гелогия музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вячеслав Георгиевич Халымбаджа исемендәге гелогия музее latin yazuında])
Халымбаджа1
Халымбаджа2
Халымбаджа3
Халымбаджа4

Бу музей Казан шәһәре Киров районының 15 нче татар гимназиясендә урнашкан. Профессор Вячеслав Георгиевич Халымбаджа исемендәге гелогия музее гимназиядә 1999 елда ачыла. Профессор гимназия укучыларын геология дөньясы белән таныштыра башлый. Музейның беренче экспонатлары Вячеслав Георгиевичның шәхси коллекциясеннән була. Шулай итеп музей үзенең эшен башлап җибәрә. Мзей җитәкчесе - Ильсия Сәләховна Гәрәфетдинова. Бүгенге көндә музей экспонатларын геолог һөнәрен сайлаган укучыларыбыз тулыландырып тора. Алар тау токымнарын Уралдан, Себердән, Ерак Көнчыгыштан, Сахалиннан алып кайталр. Музей Казан Федераль Университетының А.А.Штукенберг исемендәге минералогия музее һәм “Казан Кремле” табигать белеме дәүләт музее белән хезмәттәшлек итә. Экспозиция парагенетик принципы буенча ясалган. Тау токымнары, минераллар генетик төзелешләре буенча берләштерелгән. Хәзерге көндә музейда ике зал эшли. Беренче залада эчке (эндоген) процеслар тау токымнары һәм минераллар күрсәтелгән. күрергә була. Музей фондының тау токымнар һәм минераллар коллекцияләре Җирнең геологик процесларын күрсәтә. Иң кызыклы экспонатлар булып агатлар, гипслар, Татарстан һәм Көнбатыш Себернең нефть коллекцияләре булып торалар. Палеотология коллекцияләрендә борынгы кешеләрнең эш кораллары, йонлач носорогның аскы тешләре, мамонтның мөгезе күрсәтелгән. Ориньяк заманының (35-20 мең ел элек) борынгы кешеләрнең мәгарә стенасында ясалган рәсемнең реконструкциясе бик зур урын алып тора. Музей фондында 1000 артык экспонатлар бар. Алар елда артып тора. Музейның эше экскурсия үткәрү белән генә чикләнми. Гимназя укучылары практик фәнни эшләр үткәрәләр, олимпиадаларда катнашалар. Музей базасында укытучылар өчен семинарлар үткәрелә.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]