Вәсим Солтанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вәсим Солтанов latin yazuında])
Вәсим Солтанов
Туган телдә исем Мөхәммәтвәсим Солтанов
тат. Möxämmät-Wäsim Soltanov
Туган 22 август 1887(1887-08-22)
Шабай
Үлгән 1977
Сәмәрканд, Үзбәкстан ССР, СССР
Әлма-матер Госмания мәдрәсәсе
Һөнәре язучы

Солтанов Вәсим Хафиз улы (22 август 1887 елиюнь 1977 ел) — татар язучысы. Сәяси золым корбаны.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәсим Хафиз улы Солтанов 1887 елның 22 августында Уфа губернасы Бөре өязе Борай волосы (хәзерге Башкортстан Борай районы) Шабай авылында туган.

Башлангыч белемне авылында атасы мәдрәсәсендә алган. 1903 елда Уфада «Госмания» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда өч ел укыгач, яңа ачылган ««Галия» мәдрәсәсенә күчә. Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафури белән дуслаша.

1905-1907 елгы революцион хәрәкәтләрдә катнашу сәбәпле, мәдрәсәдән китергә мәҗбүр була. 1909 елдан Стәрлетамак өязе Кырмыскалы авылында мөгалимлек итә. 1910 елда Бөре шәһәрендә ачылган мөселман мәктәбендә бер ел укыта. 1911 елда шәриктәше Гыйбадулла Алпаров белән төрки хәрефләренә реформа кирәк дип, «Шура» журналында мәкалә бастыралар. Шуннан икәүләп Казан каласындагы Татар укытучылар мәктәбенә барып урнашалар (1911-14). Шунда укыганда Гата Исхаков белән бергә «Татар-башкорт әлифбасы» дигән китап язалар. 1913 елда «Акча тик ятмасын» дигән китабы басыла.

1914 елда Ерак Көнчыгышка китә, Благовещенск, Хабаровск татар мәктәпләрендә, Чита шәһәре рус-татар мәктәбендә укытып ала (1914-16, 1917-23).

Уфа земствосы эшкә чакыргач, туган ягына кайта һәм Стәрлетамак өязенең Бозаяз авылында волост китапханәсе ачуны оештыра.

Бохара, Сәмәрканд педтехникумнарында, рабфакта, укытучылар курсларында укытучы, укыту бүлеге мөдире (1924-38). Сталин заманында хаксызга гаепләнеп репрессияләнә, 1938—46 һәм 1949—55 елларда тоткынлыкта була. Азат ителгәч, Сәмәрканд өлкәсенең Болынгыр районында мәктәптә укыта. Яңадан кулга алынгач, гомерлек сөргенгә озатыла (1949), аклана (1955).

Язучының исемен әдәбиятка кайтару өчен профессор Габдрахман Таһирҗанов тырыша.[1] фәнни-педагогик эшчәнлегенең төп юнәлеше — татар диалектлары һәм сөйләшләрендә борынгы сүзләрне өйрәнү.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Габдрахман Таһирҗанов. ӘДӘБИ БАГЛАНЫШЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ