Гафур Мәһәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гафур Мәһәдиев latin yazuında])
Гафур Мәһәдиев
Туган 8 май 1946(1946-05-08) (77 яшь)
Абзан, Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре табиб


Гафур Мәһәдиев (рус. Магадеев Гафур Давлеткиреевич; 8 май 1946 ел - 29 февраля 2024 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, табиб: акушер-гинеколог. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2001).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафур Дәүләткирәй улы Мәһәдиев 1946 елның 8 маенда Зиянчура районы Абзан авылында тәрҗемәче (Коръән Кәримне тәүге булып башкорт теленә тәрҗемә иткән), журналист, Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәһәдиев Дәүләткирәй Дәүләтбай улы[1] гаиләсендә дөньяга килгән.

Галим-геолог, геология-минералогия фәннәре кандитаты, БАССР-ның атказанган геологы, ССРБ-ның Дәүләт премиясе лауреаты Мәһәдиев Басыйр Дәүләтбай улы — атасының бертуган энесе.

Гафур Дәүләткирәй улы Абзан урта мәктәбен тәмамлый һәм 1966 елда Башкортстан медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә.

Хезмәт юлын Әбҗәлил районы Аскар үзәк район хастаханәсендә башлый, 1973 елдан аның баш табибы булып эшли. Нәкъ биредә ул гинеколог һөнәре буенча белгечкә әйләнә дә. Анасының 1943 елдан 1947 елга кадәр Абзан участок больницасында акушерка булып эшләве дә, бәлки, йогынты ясагандыр[2].

1978 елдан Зиянчура районы Абзан участок хастаханәсендә, 1983 елдан — Исәнгол үзәк район хастаханәсе табибы булып хезмәт итә[3].

2001 елда Гафур Дәүләткирәй улы Мәһәдиевкә Башкортстан Республикасының атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелә[4].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Светлана Равил кызы Уракаева белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Гафур Дәүләткирәй улы оныкларына да туган телгә, милли мәдәнияткә тәрбия орлыклары сала[5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. МӘҺӘҘИЕВ Дәүләткирәй Дәүләтбай улы
  2. Гафур и Светлана Магадеевы
  3. РОО «Ассоциации акушеров-гинекологов РБ» Магадеев Гафур Давлеткиреевич
  4. Указ Президента РБ от 27.12.2001 N УП-644 «О присвоении почетного звания „Заслуженный врач Республики Башкортостан“ Аминовой А. А., Ахметшиной М. Р. и Магадееву Г. Д.», archived from the original on 2021-05-10, retrieved 2022-05-15 
  5. Магадеев Гафур Давлетович -заслуженный врач Республики Башкортостан вдохновил своих внуков, и не только их, исполнением танца «Перовский»//Родословные — история народа