Гүзәлия Галләмова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәлия Галләмова latin yazuında])
Гүзәлия Галләмова

Галләмова Гүзәлия Хәмидулла кызы - шагыйрә. Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 25 октябрендә Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Илтән-Бута, Тайсуган авылы мәктәпләрендә математика фәнен укыта. Хәзерге вакытта Габдрахман авылы "Ландыш" балалар бакчасында нәниләргә тәрбия һәм белем бирә. Шигырьләре "Хәзинә", "Әлмәт таңнары" һәм республиканың төрле газета-журналларында басылып тора. "Матур булып үсегез", "Җиләкле җәй" һәм "Яфраклар биюе" дигән китаплар авторы. Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләр килүче "Кызыл каурыйлар" әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Матур булып үсегез".
  • "Җиләкле җәй".
  • "Яфраклар биюе".

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган яктан илһам алып. Казан. "Рухият". 2016.