Гөлфия Янбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлфия Янбаева latin yazuında])
Гөлфия Янбаева
Туган 16 октябрь 1953(1953-10-16) (70 яшь)
Канакай[d], Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены (БР) - 2023
БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997), Башкортстан хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе (2006), Рәми Гарипов исемендәге премия, «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» күкрәк билгесе (2012)

Янбаева Гөлфия Гәрәй кызы (16 октябрь 1953 ел) — башкорт журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе. 1981 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). Шәһит Ходайбирдин исемендәге (2006) һәм Рәми Гарипов исемендәге (2012) премияләр лауреаты. Бөтендөнья башкортлары (III, IV) Корылтае (Конгрессы) делегаты, башкарма комитеты киңәшмәсе әгъзасы һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Республика башкаласында башкорт телендә бастырылган «Кичке Уфа» иҗтимагый-сәяси-мәдәни гәзитенә нигез салучы (2002) һәм басманың баш мөхәррире (2002 елның ноябрь аеннан).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлфия Гәрәй кызы Янбаева Башкорт АССРның Макар районы[1] Канакай авылында 1953 елның 16 октябрендә туган.

1977 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

1976 елдан «Башкортстан кызы» журналында эшли башлый. 1980 елдан «Совет Башҡортостаны» газетасы хезмәткәре, 1995-1998 елларда һәм 2002 елның февраленнән октябренә кадәр «Башкортстан» гәзитенең бүлек мөдире булып эшли.

2002 елның ноябрь аенан башкаланың башкорт телендә чыккан «Кичке Уфа» гәзитенең баш мөхәррире[2].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлфия Янбаева «Йөрәккә уелган гамь» исемле китап авторы. Бу китап 2006 елда басылып чыккан һәм шул ук елда Башкортстан Республикасының Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә лаек булган[5].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Янбаева Гөлфиә Гәрәй кыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 14 май 2019)