Динә Сираҗетдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Динә Сираҗетдинова latin yazuında])
Динә Сираҗетдинова
Туган телдә исем Сираҗетдинова Динә Борһан кызы
Туган 22 март 1915(1915-03-22)
Симәй, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе
Үлгән 20 февраль 2000(2000-02-20) (84 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре solo singing

Динә Сираҗетдинова — татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сираҗетдинова Динә Борһан кызы 1915 елның 22 мартында Казакъстан якларында Семипалатинск шәһәрендә туып үсә. Кечкенәдән җырчы булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, ул Алма-Ата шәһәренең Тау институтына укырга керә. Студент кичәләрендә җырлый. Шундый кичәләрнең берсендә Казан музыка училищесында укучы Фәүзия Фәйзи килә һәм аны Казанга чакыра. Институтны калдырып, Динә Казан музыка училищесына укырга керә.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елда аны Татар дәүләт филармониясенә чакыралар. Динә Борһан кызы башта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлый, ярты елдан эстрада бүлегенә күчә. Шулай ук яшь җырчы Татар театрында да эшли. Гаджибәковның “Аршин мал алан” музыкаль спектаклендә төп рольне башкара. Театрда Г. Уральский, Х. Уразиков, Г. Ибраһимова һ.б. башка мәшһүр театр артистлары белән аралаша, күренекле композитор Салих Сәйдәшев белән таныша. Композитор аңа оркестрга кушылып җырлау алымнарын өйрәтә, җырчы кызга үз әсәрләрен тәкъдим итә. 1941 елда Казан музыка училищесын тәмамлый.

Сугыш башлангач, Д. Сираҗетдинова Семипалатинск шәһәренә Казах музыкаль драма театрына эшкә чакыру ала һәм шунда китә. Соңрак Алма-Ата казах опера театрында эшли. Биредә Пуччининың “Чио-чио-сан” операсыннан Баттерфляй партиясен әзерли.

1947 елда Мәскәү консерваториясенең Татар опера студиясен, 1951 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

Мәскәү консерваториясенең опера студиясендә укыганда, Ә. Галимова, В. Шәрипова, А. Аббасов кебек талантлы җырчылар белән бергә укый. Студияне тәмамлап Казанга кайткач, язмыш аны янә С. Сәйдәшев белән очраштыра. Опера театрында С. Сәйдәшевнең “Наемщик” музыкаль драмасында Гөлйөзем, Гөлбикә, Зөбәрҗәт партияләрен, Җ. Фәйзинең “Идел буенда” операсында Рәмзия образларын башкара. Ул шулай ук С. Садыйкова, Җ. Фәйзи, М. Мозаффаров, Р. Яхин кебек күренекле композиторларның әсәрләрен сәхнәдән беренче башкара.

Динә Сираҗетдинова 1951 елда яңадан Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Озак еллар Р. Ваһапов, У. Әлмиев, Г. Рәхимкулов, соңрак И. Шакиров бригадаларында эшләп халкыбызга югары җыр сәнгатен җиткерә. Х. Сәлимҗанов, Ф. Йосыпов, Ә. Яһүдин кебек атаклы нәфис сүз осталары белән иҗат юлын бергә үтә. Ташкент, Алма-Ата, Фрунзе, Баку, Ашхабад, Дүшәнбе, Тбилиси, Балтыйк буе, Рәсәй һ.б. җирләрдә булган чыгышлары зур уңыш белән үтә. Татарстан авылларында да гастрольләрдә йөри.Һава торышының нинди булуына кармастан, авыллардан-авылларга нәрсә туры килә шунда (тракторларда, чаналарда, иске машиналарда) утырып яки җәяү дә барып концертлар куеп йөриләр. Хәрби бүлекләрдә, мәктәпләрдә, гарип, ятим балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган шефлык концертларында да актив катнаша.

Д. Сираҗетдинова Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә 1970 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]