Дмитрий Стахеев һәйкәле (Алабуга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Стахеев һәйкәле (Алабуга) latin yazuında])
Һәйкәл
Дмитрий Стахеев һәйкәле

Д. И. Стахеев һәйкәле
Урын Алабуга, Казан урамы, 89
Сынчы А. В. Головачев
В. А. Демченко
Материал бронза

Алабугада Дмитрий Стахеевка Һәйкәл (рус. Памятник Дмитрию Стахееву в Елабуге, ингл. Monument to merchant Staheev in the city of Elabuga) — Татарстанның Алабуга шәһәрендә КФУның Алабуга институты (филиал) төп бинасы каршындагы ярымай формасындагы мәйданда XIX гасырның 1 гильдия сәүдәгәре, язучы, эшмәкәр, химаяче Дмитрий Стахеев (1840-1918) истәлегенә куелган һәйкәл.
Авторлары — Мәскәү скульпторлары А. В. Головачев һәм В. А. Демченко.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елның 10 октябрендә КФУның Алабуга институты (филиал) төп бинасы (Казан урамы, 89) каршындагы мәйданда ачыла. Һәйкәл өчен урын уйлап сайланган, чөнки университет филиалының бинасын (элекке Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы) XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Алабуганың нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы Глафира Федор кызы Стахеева (1847-1927) мәрхүм ире Василий Григорий улы Стахеев (1842-1896) истәлегенә, үзенең 400 мең сум акчасын тотып, салдырган булган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрмә, аслык һәм сыннан торган композициянең гомуми биеклеге 4 м. Язучы сынының биеклеге 2 м. Дмитрий Иван улы Стахеев тезенә китап куеп, борынгы көрсидә уң аягын сул аягына атландырып утырган итеп, йөзе тыныч, уйчан, кырыс итеп сурәтләнгән. Постаментның алгы ягындагы табличкага «Дмитрий Иванович Стахеев» дип, уң яктагы табличкага рус телендә «Русскому купечеству — благодарные потомки», сул ягындагы табличкага:

...Вершитель божьей воли
Уже смахнул крылом своим
С моей души земные боли,
-И ожил я, хранимый им... Д. И. Стахеев»

дип язылган[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Юсупов А. П. Елабуга, родная! (презентация)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Валеев Н. М. Дмитрий Стахеев. Творческий путь писателя. Казан, 1995.
  2. Памятник Д. И. Стахееву 2023 елның 7 февраль көнендә архивланган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]