Зәйнулла Багышаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйнулла Багышаев latin yazuında])
Зәйнулла Багышаев
Туган 16 гыйнвар 1946(1946-01-16) (78 яшь)
Акъяр (Хәйбулла районы), БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

 Зәйнулла Багышаев Викиҗыентыкта

Зәйнулла Абдулгалим улы Багышаев (1946 елның 16 гыйнвары, Акъяр, Хәйбулла районы, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, өченче һәм дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары. Педагогика фәннәре докторы (2004), профессор (2004). Эчке эшләр министрлыгының Сарытау эчке гаскәрләренең югары хәрби училищесында укыткан[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйнулла Багышаев 1946 елның 16 гыйнварында Башкорт АССРның Хәйбулла районы Акъяр авылында туа. 1967 елда Сарытау эчке гаскәрләр хәрби училищесын, 1977 елда В. И. Ленин исемендәге хәрби-сәяси академиясен тәмамлый[2].

Эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Азәрбайҗанда, Карабахта, Ферганда, Абхазиядә булган конфликтларда катнаша.

2004 елда «Россия мәгарифе үсешенең стратегик векторларын булдыру һәм формалаштыру» темасына докторлык диссертациясен яклый.

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997—1999 елларда — Россия Федерациясе ЭЭМ Уфа юридик институты башлыгы урынбасары. 1999 елда Башкортостан Республикасының фән, югары һәм урта һөнәри белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе була.

1999 елның декабрендә өченче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Отечество — Вся Россия» сайлау блогының гомумфедераль исемлеге буенча сайлана. «Отечество — Вся Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының регламент һәм эш оештыру комитеты рәисе урынбасары.

2003 елның 7 декабрендә дүртенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Бердәм Россия»нең гомумфедераль исемлеге буенча сайлана. 1999 елдан «Вся Россия» хәрәкәте аппараты җитәкчесе була.

2001 елның 1 декабрендә «Единство и Отечество» Бөтенроссия партиясенең гамәлгә кую съездында аның генераль советы әгъзасы итеп сайлана, партия кадрларын укыту һәм һөнәри әзерләү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, кызы бар.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөкүмәт бүләкләре, шул исәптән II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән (2006).

Хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйнулла Багышаевның фәнни тикшеренүләре Россиядә хокук һәм белем бирүне үстерү проблемаларына багышланган. Ул 50гә якын фәнни публикация авторы.

  • Российское административное право. М., 1996 (соавт.);
  • Стратегии развития Российского образования. М., 2003;
  • Профессионально-педагогическая мобильность. М., 2004 (соавт.).
  • Багишаев З. А. Шевченко И. В. Новые информационные технологии как средство интенсификации образовательного процесса в высшем учебном заведении. Саратов, 1998. — 100 с.
  • Багишаев З. А., Коротич В. К. Педагогичская стратегия формирования готовности курсанотв к организации служебно-боевой деятельности. -Саратов, 1999. 103 с.
  • Багишаев З. А., Вяткин Л. Г., Филипченко С. И., Шевченко И. В. Педагогическое мастерство преподавателя вуза Учебное пособие. Саратов: Изд-во СВКИ ВВ МВД РФ, 2001. — 78 с.
  • Багишаев З. А. Образовательная политика Российской Федерации в условиях вхождения в Болонский процесс // Болонский процесс и проблемысовременного гуманитарного и педагогического образования. Уфа: БПТУ, 2004.-С. 7-13.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Багишаев Зейнулла Абдулгалимович, Биография.
  2. БАГИШАЕВ Зайнулла Абдулгалимович, фото, биография.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]