Иван Людников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Людников latin yazuında])
Иван Людников
Туган телдә исем Людников Иван Ильич
Туган 26 сентябрь 1902(1902-09-26)
Украинаның Донецк өлкәсе Новоазовск районы Седово посёлогы
Үлгән 22 апрель 1976(1976-04-22) (73 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Мәскәүдә Новодевичье зираты
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР
 СССР
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре офицер, мемуарист, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Русия ватандашлар сугышы һәм Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Өч Ленин ордены, Биш Кызыл Байрак ордены, өч I дәрәҗә Суворов ордены,II дәрәҗә Суворов ордены, II дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены
Хәрби дәрәҗә капитан, майор, полковник, генерал-майор[d], генерал-лейтенант һәм генерал-полковник[d]

 Иван Людников Викиҗыентыкта

Иван Людников - Советлар Союзы Герое

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Людников Иван Ильич 1902 елның 26 сентябрендә Украинаның Донецк өлкәсе Новоазовск районы Седово посёлогында эшче гаиләсендә туган. 1918 елдан Кызыл Армия сафларына алына. Гражданнар сугышында катнаша.

1924 елда Одесса пехота мәктәбен тәмамлый. Иван Людников взвод һәм рота командиры, батальон штабы начальнигы була.

1938 елда М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия тәмамлый. Полковник Людников Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан яңа оештырыла торган 200 нче укчылар дивизиясен җитәкли. Сугышчылар һәм корал белән тиешенчә тәэмин ителмәгән, җитәрлек санда мобилизация һәм башка запаслары булмаган көе, дивизия сугыш башланган беренче көндә марштан сугышка керә. Рожице авылы районында гаять каты бәрелеш башлана. Ике артиллерия дивизионы ярдәме белән гитлерчыларның дүрт ротасы Стырь елгасының көнчыгыш ярындагы плацдармнан безнең тәмам хәлсезләнгән ротага һөҗүм итә. Гитлерчылар басып автоматтан ата-ата киләләр. Алар килеп җитәргә 400 метр кала полкның команда пунктындагы дивизия командиры боерыгы белән фашистларга артиллерия уты ачыла. Безнең подразделениеләр контрһөҗүмгә күчә, гитлерчылар куркуга бирелеп кача башлый. Бу беренче җиңү була. Башы һәм аягы яралану сәбәпле, Людников 1941 елның җәендә Көньяк-Көнбатыш фронт командующие генерал М.П. Кирпонос боерыгы буенча ПО-2 очкычында тыл госпиталенә озатыла. Госпитальдән соң Ростов янында курсантлардан оештырылган 16 нчы укчылар бригадасына командалык итә. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1942 елның маенда 138 нче укчылар дивизиясе командиры итеп куела. Анда 10 ай буена командалык итә, шуларның 100 көне һәм төне – Сталинградта. Доннан Иделгә кадәр юл узып, 138 нче дивизия аяусыз оборона сугышларында чыныга һәм дошманга каршы куркыныч көчкә әйләнә, аның батыр командиры исә зур хәрби тәҗрибә туплый. 1942 елның октябрендә дошман ничек кенә булса да Сталинградны алырга омтыла. Югалтулары гаять зур булуга да карамастан, ул Иделгә килеп җитә һәм 62 нче армияне өч төркемгә тарката. 138 нче дивизия «Баррикада» заводы тирәсендә киңлеге 3 километр тирәсе һәм буе 2 километрга да тулмаган оборона тота. Бу урын фронттан да, фланглардан да артиллериядән, мылтыклардан, пулемётлардан утка тотыла. Дивизиянең командалык пункты фронтның алгы сызыгыннан 700 метр ераклыкта була. Дивизия полкларында 70 әр – 100 әр кеше кала. Шушындый авыр шартларда дивизия частьләре ай ярым буена каты сугышлар алып бара. Генерал-полковник И.И. Людников җитәкчелегендәге гаскәрләр сугыш юлын Тын океанда тәмамлый. Бу юл Курск, Днепр, Уңъяр Украина, Белоруссия һәм Кенигсберг аша уза. Сугыштан соң Людников армиягә командалык итә, Германиядәге совет гаскәрләре төркеменең баш командующие урынбасары була, хәрби округ гаскәрләренә командалык итә, хәрби уку йортларында эшли.

1968 елдан генерал-полковник Людников отставкага чыга. 2 нче һәм 3 нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.

1976 елның 22 апрелендә вафат була, Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://minsport.tatarstan.ru/file/File/!!!!_MDMS/Kniga_geroev_RT2.pdf(үле сылтама)