Ирландиядә милли-азатлык революциясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирландиядә милли-азатлык революциясе latin yazuında])
Ирландиядә милли-азатлык революциясе
Сурәт
Урын Ирландия[d]
Вакыт мизгеле 21 гыйнвар 1919
Башлану вакыты 21 гыйнвар 1919
Тәмамла(н)у вакыты 11 июль 1921
 Ирландиядә милли-азатлык революциясе Викиҗыентыкта

Ирландия бәйсезлеге өчен сугыш, яки Инглиз-ирланд сугышы (ирл. Cogadh na Saoirse, Cogadh Angla Éireannach, Инглиз. The Irish War of Independence, The Tan War, The Anglo-Irish War) — 1919—1921 елларда Ирландия Республикасы һәм Бөекбритания арасында партизан гамәлләре рәвешендә кораллы конфликт. Ул Ирландиядә революция чорының бер өлеше булган.

1918 елда Бөекбритания парламентына сайлауларда Ирландиядән күпчелек урынны аның бәйсезлеге яклылар ала. Алар Англия парламенты утырышларында катнашудан баш тарталар һәм, Дублинда җыелып, үзләрен бәйсез Ирландиянең беренче парламенты дип игълан итәләр. Алар төзегән Ирландия республикасы армиясе (ИРА) Англия гарнизоннарына, полиция формированиеләренә каршы хәрби хәрәкәтләр җәелдерә. 1919—1921 еллардагы сугыш Бөекбританияне баш күтәрүчеләр белән сөйләшүләр башларга мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә католик Көньяк Ирландия доминион статусы ала (1937 елда аннан баш тарта, бәйсез дәүләткә әверелә).

Төньяк Ирландия (Ольстер) — күпчелек халкы протестантлык динендә булган алты графлык — Берләштерелгән Корольлек составында кала. Инглиз алпавытларының конфискацияләнгән биләмәләре өчен Ирландия йолым акчасы кертергә тиеш була. Англиянең хәрби базалары аның территориясендә кала. Солых шартлары Ирландия азатлык хәрәкәтендә һәм тулы бәйсезлек өчен көрәштә җитәкчелекне үз кулына алган шинфейн (ирланд. — «без үзебез») партиясендә таркаулык китереп чыгара. 1922—1923 елларда Ирландиядә гражданнар сугышы кабына. Англия белән тынычлыкны саклау яклылар җиңә. Ольстерны Ирландия республикасына кушуны таләп иткән ИРА тарафдарларының бер өлеше подпольега китә. Алар Бөекбритания белән сугышны, туктап-туктап, бүгенгәчә дәвам итәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]