Казан сарае приказы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан сарае приказы latin yazuında])
Казан патшалыгы мөһере

Казан сарае приказы (рус. Приказ Казанского дворца) — XVI гасырның уртасы — XVIII гасырның башында Рәсәйнең үзәк дәүләт оешмаларның берсе. XVI гасырның 50-60 елларда оештырылган. Казан сарае приказы белән дума дияге (думный дьяк) җитәкчелек иткән. Мещёрада (Ялатма, Кадым, Касыйм, Мукшы, Төмән, Шацк һ.б. шәһәрләре), Түбән Новгород өязе (1587 елга кадәр), Түбән һәм Урта Идел буенда, Башкортстанда, элекк Әстерхан ханлыгы шәһәрләрендә (XVII гасырда Илче приказы карамагында булганнар), Себердә һәм Уралда (1599—1637) административ, хәрби, суд һәм финанс эшләре белән идарә иткән.

Себер приказы оештырылганнан соң 1663 елга кадәр Казан сарае приказы һәм Себер приказы коллегияләрнең башында бер үк кеше торган.

Ясак китпларын төзү һәм рус булмаган халыклардан ясак җыю белән җитәкчелек иткән.

Казан губернасы оештыру сәбәпле, 1708 елда бетерелә.

Административ төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитәкчеләр исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1570—1587: Андрей Щелканов
  • ?
  • 1606—1610: Андрей Иванов
  • 1617—1619: Алексей Сицкий
  • 1619—????: Дмитрий Черкасский
  • 1643—1645: Никита Одоевский
  • 1646—1662: Алексей Трубецкой
  • ?
  • 1670—1671: Яков Одоевский
  • ?
  • 1681—1683: Яков Одоевский
  • 1683—1708: Борис Голицын

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]