Калып:Баш бит/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш бит/Сайланган мәкалә latin yazuında])
Аййяважи Тһирунамам белән Иша Йога Үзәгендә Адийоги Шива сыны.

Аййяважи (тамил телендә:அய்யாவழி, Малаялам телендә:അയ്യാവഴി) Аййявали IPA-ml:əjːaːvəɻi, «Остаз Юлы») ул Көньяк Һиндстанда килеп чыккан һенотеистик ышану. Ул Көньяк Һиндстанда килеп чыккан. Ул берничә газет тарафыннан аерым монистик дин буларак карала, унтугызынчы гасыр уртасына Аййяважи аерым дин буларак хөкүмәт рапортларында, журналларда һәм академик өйрәнүчеләр тарафыннан танылган булган. Аййяважи Аййя Вайкундар тормышы һәм дәгъвасы тирәли үзәкләшкән; аның фикерләре һәм фәлсәфәсе Акилатһиратту Амманаи һәм Арул Нул изге текстларында нигезләнгән. Аның буенча Нараянаның Пурна аватары булган. Аййяважиның ышану һәм практика буенча күп фикерләре уртак, әмма ул яхшы һәм начар һәм дхарма концепцияләре шактый аерылып тора. Айяважи игътибар үзәгендә дхарма булганга күрә дхармик дин буларак төркемләнә.

Аййяважи җәмәгать игътибарына беренче мәртәбә XIX гасырда Һинду сектасы буларак килгән. Вайкундарның эшчәнлеге һәм үсүче төркем тарафдарлары 19-ынчы гасыр Траванкорда һәм Тамил халкы арасында реформация һәм инкыйлабка сәбәп булган һәм Көньяк Һиндстан феодаль иҗтимагый системасы өчен бик яңа булып таң калдырган. Ул шулай ук берничә реформа хәрәкәтләренең этәргече булган, алар арасында Нараяна Гуруныкы һәм Рамалинга Свамигалныкы.

↪ Дәвамы