Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалык (Мөслим районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалык (Мөслим районы) latin yazuında])
Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалык
Төп торак пункт:

Уразмәт

Җитәкчеләр
Нигезләү

1946

Ликвидация

1994


Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалык (1946, Калинин районы, ТАССР, РСФСР, СССР - 1994, Мөслим районы, Татарстан республикасы, Россия Федерациясе)күмәк хуҗалык.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда юкка чыга - җирләре һәм техникасы Уразмәт коллектив предприятиесенә кертелә (1995-2003).[1]

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыер савучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

40 елдан артык эшләгән хатын-кызлардан торган коллектив:

  • Морзаханова Лиза (1940, "Атказанган колхозчы" исеменә лаек)
  • Шакирова Нәсимә (1941, сугыш башланган көнне туган, 5 ел дәверендә район советы депутаты)
  • Насретдиннова Флүрә (1934, алдынгы сыер савучы буларак, район делегациясе белән Куба Республикасына бара)
  • Нурмөхәммәтова Зәйтүнә (1940)
  • Гайниева Әлфия (1933, Коммунистик хезмәт ударнигы исеменә лаек)
  • Әхмәдуллина Әзһәрия (1937)

Эш сәгатьләре иртәнге өчтә-дүрттә башланып, кичке сигезләргә хәтле бара иде (ял көннәрсез). һәммәсенә 20-25 баш сыер беркетелгән (берәрсе авырып китсә, шулар янына тагы 5-6 баш сыер өстәлә).

Кыш көннәрендә сыерларны үзләре ашаталар, су җылытып, саламнан башак бирәләр, яту урыннарын чистарталар. Җәй көннәрендә сыерлар җәйләүгә чыгалар, савымчы кызлар көненә өч мәртәбә кул белән сыерларны савалар, бидоннарга салып сөтне йөк машинасына төяп, район сөт заводына озаталар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]