Китәк вулысы
Китәк вулысы | |
---|---|
Үзәк | Олы Китәк |
Халык саны | 9529 кеше (1915) |
Китәк вулысы (тат. كىتەك (سەرتدىٰكباش) ۋولىٰسىٰ, рус. Китякская (Сардыкбашская) волость) — Вәтке губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Казан губернасының Мамадыш өязе, Янгол, Чепья, Иске Бөр, Күкшел вулыслары белән чиктәш булган (1890). 22 торак пунктта 9529 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Сәрдекбаш вулысы дип аталган. 1920 елда Татарстан АССРга кушыла, ләкин 1921 елда вулыс халкы соравы буенча кире Вәтке губернасына күчерелә. 1920-елларның уртасында бетерелә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Памятная книжка и адрес-календарь Вятской губернии на 1916 год. — Вятка: Губернская типо-литография, 1916.