Күрәнчәләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күрәнчәләр latin yazuında])
Күрәнчәләр

Күрәнчәләр (лат. Cyperаceae) - бер өлешле үсемлекләр семьялыгы.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчәк атучы күпьеллык, сирәк очракта берьеллык, озын яки кыска тамырчалары булган үләнчел үсемлек. Сабагы өч кырлы, сирәк кенә цилиндр формасында, эче паренхиматоз тукыма белән тулган. Яфраклар сабакның өч ягында да үсә, алар нечкә ланцет формасында һәм кырыйлары аска таба бөгелә. Кайбер төрләрдә тәңкәләр рәвешендә очрыйлар. Ботаклары ян-яктан челтәрле. Ягындагы горизонталь үсентеләрдән тамырчалары барлыкка килә.

Күрәнчәнең бер төре - Carex flava
Carex arenaria

Чәчәк төркеме гади башак формасында яки катлаулы, күп чәчәкләрдән тора, сирәк очракта башакта бер чәчәк бар. Гади һәм катлаулы башаклар себеркәч, чатырчык төркемнәренә туплана.

Чәчәкләре вак, төссез. Чәчәк таҗлары юк, алар урынына төкләр була. Андроцей өч серкәчтән тора. Гинецей ике яки өч җимешлектән оеша, озын баганачыгы бар.

Чәчәкләре ике җенесле яки бер җенесле. Ике җенесле төрләр еш кына бер өйле һәм сирәк очракта ике өйле була. Бер өйле төрләрнең чәчәкләре ике җенесле, үсемлекнең бер өлешендә хатын-кыз чәчәкләре, ә икенче өлешендә ир-ат чәчәкләре үсә. Хатын-кыз чәчәкләре чәчәк тирәлегеннән тыш,ике яфракның бергә үсүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән чәчәк капчыкларына ия. Җимешләре шул капчык эчендә була. Күрәнчәләр гаиләсендәге үсемлекләрнең җимеше өчпочмаклы яки шар формасындагы чикләвек. Орлык эндосперм, җимеш тирәлеге белән уратып алына.[1]

Мәсәлән, Җиңсәле мамыкбаш - (лат. Eriophorum vaginatum, рус. пушица влагалищная ) Күпьеллык үлән үсемлеге. Сабагының биеклеге 30-100 см, туры, өчкырлы, төбендә коңгырт нечкә яфраклары бар. Сабак яфраклары ике-өч.

Чәчәк төркеме - башак, җимешләре барлыкка килгәндә, шар рәвешен ала. Чәчәкләре ак тукыма рәвешендә үсә. Озын таякчыклы (җепле) өч серкәче бар. Җимешлеге берәү, бер оялы, баганачыгы озын, авызчыгы җепсыман. Чәчәк формуласы: * P 3 + 3 яки P 0 A 3-0 G (3) - (2)

  • Биеклеге 15 - 100 см
  • Сабаклары 3 кырлы, кайбер төрләрнең сабагы шома, йомры
  • Яфраклары җиңсәле, нәзек тасма рәвешендә, сабакның төбендә үсеш алалар һәм сабак буенча бер-бер артлы урнашалар. Яфрак кырыйларындагы тешләр, аска карап торулары сәбәпле, очлы булалар.
  • Чәчәкләре төрле, башаксыман төркемнәргә җыелалар, ә кайвакыт себеркәч сыман, чук, тәлгәш сыманнары да очрый.
  • Чәчәкләре вак, ике җенесле, кайвакыт бер җенесле. Җимешлек авызчыгы 2-3кә бүленгән. Июль-сентябрьдә чәчәк ата һәм җимеш өлгертә. Җимеше өч кырлы, шарсыман, үзе ачыла торган чикләвек. Вак орлыкларындагы эндоспермда крахмал һәм майлар күп. Күрәнчәләр - нигездә торф барлыкка китерүче саз үсемлекләре.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

120 гә якын ыругны һәм 5,6 меңнән артык төрне үз эченә ала. Башлыча, Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган.

Татарстан территориясендә 10 ыругтан 83 төре бар. Аеруча күрән, камыш, мамыкбаш, җир миндале һәм башка киң таралган. Күпьеллыклар, сирәк кенә берьеллык үләнчел үсемлекләр, озын һәм кыскарак тамырчалы. Сабаклары өч кырлы яки цилиндрсыман (камыш ыругы), эче паренхима тукымасынан тора, җиңелчә буыннарга бүленгән. Яфраклары чиратлашкан, өч рәтле, кыяк яки кыяк-ланцетсыман, күпчелеге сабак төбендә бөтерелгән. Яфрак җиңсәсе, гадәттә, йомык. Чәчәкләре вак, ике җенесле (җир миндале, камыш) яки аерым җенесле (күрән), каплавыч тәңкәчекләр куентыгында берәрләп утыралар. Җимешләре – өч кырлы, шарсыман яки җәлпәгрәк чикләвекчек.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терлек өчен азык, дару үләне, декоратив, комлыкларны ныгытучы үсемлек.

Мамыкбаш һәм күрәннең кайбер төрләре торфлы туфрак хасил итә.

Күрәнчәләр үскән сазлык һәм су буйлары күп кенә кош һәм хайваннарның яшәү, саклану һәм туклану урыны булып тора.

Күрәнчәләрнең 30 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[2]

Тугандаш төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Cyperus rotundus, Kerala
Eriophorum latifolium
Carex Serotina

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казакъстан табигате:Энциклопедия / Баш ред. Б.Ө.Жакып. - Алма-Ата:" Казакъ энциклопедиясе" ЖШС, 2011. Т.З. - 304 бет. ISBN 9965-893-64-0 (Т.З.), ISBN 9965-893-19-5
  2. Күрәнчәләр :: Татарская энциклопедия TATARICA