Лагыр сазлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лагыр сазлыгы latin yazuında])

Лагыр сазлыгы
баш. Лағыр һаҙлығы
 (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкБашкортстан
Мәйдан16 км²
Лагыр сазлыгы (Русия)
Лагыр сазлыгы (Башкортостан)

ЛагырӘй елгасы бассейнындагы сазлык, табигать һәйкәле. Салават районының Лагыр авылыннан төньяк-көнбатышка таба 1 чакрым ераклыкта урнашкан. Уйсу сазлык, тулаем мәйданы 1,6 мең гектар, торфның уртача калынлыгы 5,3 метр. Катнаш туенулы.

Ак зирек, көлсу тал, тәлгәш каен, тәпәш каен, мүкләр үсә; үсемлекләрнең БРның кызыл китабына кертелгән сирәк төрләре: биек бетүлән, коба тал, тутлы схенус, хуш исле кәккүк әшәлчәсе, сазанак, саз базыкае һ.б. үсә. Сазлыкта уникаль биек мүкле карагайлык сакланган. Елга кондызы, көелделәр, поши, соры торна һ.б. яши.