Лена Вахитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лена Вахитова latin yazuında])
Лена Вахитова
Туган 19 сентябрь 1949(1949-09-19) (74 яшь)
Таң, Чалмалы авыл шурасы[d], Шаран райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Санкт-Петербургский государственный торгово-экономический университет[d]

Вәхитова Лена Нурулла кызы (рус. Вахитова Лена Нурулловна19 сентябрь 1949) — совет хуҗалыгы эшмәкәре, Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты(1991-1995), 2-нче чакырылыш Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Милләте буенча татар.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәхитова Лена Нурулла кызы 1949 елның 19 сентябрендә БАССРның Ургыл районы Таң авылында туган. 1985 елда Читтән торып уку совет сәүдәсе институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1968 елда Туймазы тегүчелек фабрикасында тегүче-мотористка булып башлый, аннары кибеттә кассир булып эшли. 1971 елда сәүдә курсын тәмамлап, сатучы һөнәрен үзләштерә һәм бераз сатучы булып эшләгәннән соң Туймазы каласындагы "Дуслык" универмагы директоры итеп билгеләнә.

1986 елдан Туймазы район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе вазифасында эшли[1]

1995 елдан Башкирпотребсоюз оешмасы җитәкчесе.[2]

1995 елда Башкортстан Республикасының бердәнбер югары вәкаләтле һәм закон (канун) чыгару дәүләт органы дип Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае игълан ителә. Лена Нурулла кызын 2-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты итеп сайлыйлар.

Лаеклы ялга чыккач, шәхси эшкуар булып теркәлә[3], һәм икмәк һәм камыр ризыклары сәүдәсе буенча эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый.

Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССРы Югары Советы
  • БАССРның 12 нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге
  • Башкортстан Республикасының 2 нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 91.
  2. Генеалогическая база знаний: персоны, фамилии, хроника
  3. Вахитова Лена Нурулловна

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104