Нарат җиләге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нарат җиләге latin yazuında])
Нарат җиләге
Халыкара фәнни исем Vaccinium vitis-idaea L., 1753[1]
Әйтелеш
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Vaccinium[d][1]
Җимеш төре җиләк[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 57(3)[d] һәм Ботанический словарь, 1878[d]
Нәрсәнең чыганагы нарат җиләге[d]

 Нарат җиләге Викиҗыентыкта

Ботаник тасвирлама

Нарат җиләге(лат. Vaccinium vitis-idaea) — арчанчалар семьялыгыннан мәңге яшел куакчык. Ялтырап торган яшел яфраклы, алсу чук чәчкәле, вак кына әче кызыл җимешле, җиргә түшәлүче үсемлек; продукциясе 20–25 кг/га.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк ярымшарның уртача һәм салкын поясларында таралган.

ТР территориясендә ылыслы, катнаш һәм яфраклы урманнарда үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чәчәкләре

25 см га кадәр биеклектәге үсемлек, озын шуышма тамырчалы. Сабагы туры, тармаклы. Яфраклары вак, эллипссыман, итләч, өсте куе яшел, ялтыравыклы, асты ачык яшел, тонык, таркау көрән нокталы. Чәчәкләре аксыл-алсу, иенке чукларда, җиңелчә генә хуш исле. Җимеше – күп орлыклы, шарсыман ачык-кызыл җиләк. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Күбесенчә тамырчалардан үрчи.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җимеш һәм яфракларында органик кислоталар, шикәр, дуплау матдәләре, С һәм Р витамины, эфир мае бар.

Җиләкләре татлы ашамлыклар әзерләүдә файдаланыла.

Халык медицинасында яфрак төнәтмәсе бәвел кудыру һәм антисептик чара, бал белән пешерелгән нарат җиләге үпкә туберкулёзын дәвалауда кулланыла.

Яфрагын тире иләү өчен кулланырга була.

Декоратив, баллы үсемлек.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/narat-ilge