Опты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Опты latin yazuında])
Опты
Халыкара фәнни исем Leuciscus idus L., 1758[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Leuciscus[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Nordisk familjebok[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Настольный энциклопедический словарь[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Отто фәнни энциклопедиясе[d], New International Encyclopedia[d] һәм Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d]

 Опты Викиҗыентыкта

Опты яки бәртәс (лат. Leuciscus idus) — карплылар гаиләсендәге балык, тышкы күренеше белән сабакка охшаш. Озынлыгы 90 см- га кадәр һәм 6—8 кг авырлыкка кадәр җитәргә мөмкин.

Аның озынлыгы 30—50 см, авырлыгы 1 кг. Ул 15тән 20 елга кадәр яши. Сабактан күзе сары һәм тәңкәләренең вагырак булуы белән аерыла. Төсе сорыдан алып көмөштәй ялтыр, алтынсу була. Арка ягы корсагына караганда тоныгырак.

Опты — төче су балыгы, әмма ярым төче диңгез култыкларында ла очрый.

Бөҗәкләр, моллюскалар, чуалчаннар һәм башка ризыклар белән дә туклана. Уылдык чәчүе язның тәүге яртысына тура килә.

Опты Аурупаның һәм Себернең күпчелек су яткылыкларында очрый. Идел бассейны елгаларында да очрый.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Integrated Taxonomic Information System — 1996.