Портал:Яшел Үзән районы/Сайланган мәкалә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яшел Үзән районы/Сайланган мәкалә latin yazuında])

АйдарТатарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Яшел Үзән шәһәреннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Халык саны — 269 кеше тирәсендә.

Тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә Айдар авылы атамасын шактый еш очратырга туры килә.

Айдар авылы, күрәсең, Казан ханлыгы чорында да булган. Ул Е. И. Чернышев җыеп чыгарган тарихи исемлектә Ходарова-Айдарова дип бирелгән.

Д. А. Корсаковның тарихи хезмәтендә дә Айдар авылы искә алына. Авылда XVIII йөздә ясак түли торган 83 татар һәм 43 керәшен татары яшәгән. А. Артемьев хезмәтендә Айдар авылындагы 94 хуҗалыкта 294 ир-ат һәм 307 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә. Бер мәчет эшләгән. 1898 елда Айдар авылында татарлар көн күргәне билгеләнә. 1908 елга авылда 936 кеше яшәгән.