Сабан тургае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабан тургае latin yazuında])
Сабан тургае
Халыкара фәнни исем Alauda arvensis L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик ранг төр[1][2][4][…]
Югарырак таксон Сабан тургайлары[1]
Шушы чыганакларда тасвирлана The New Student's Reference Work[d]

 Сабан тургае Викиҗыентыкта

Сабан тургае (лат. Alauda arvensis) — сабан тургайлары ыругына караганкош. Көчле һәм ягымлы сайравы буенча билгеле.

Тасвирлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыпчыктан бераз зуррак. Каурыйларының төсе артык чуар булмаса да, игътибарны җәлеп итә. Тәненең озынлыгы 18-22 см, канатлар киңлеге 34-37 см, массасы 30-50 грамм. Аның аркасы соры, кайчакта коңгырт-сары төстә, чуар тимгелле, корсагы ак, күкрәге нәфис кошчык өчен шактый киң, коңгырт тимгелле. Аякларындагы каурыйлар ачык көрән. Сабан тургаеның башы чыпчыкныкына караганда нәфисрәк, кечкенә кикрик белән бизәлгән, койрыгын ак каурыйлар чолгап алган. Кара күзләре өстендә аксыл каш. Сабан тургаеның чуарлыгы аңа җирдә, үлән арасында яшеренергә булыша. Ата зат ана затка караганда эрерәк, аның ана кошка хас булмаган җыры бар.

Җыры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кычкыруы - акрын гына "чрр-ик", җыры - озын трель. Еш кына һавада бер урында, кайчакта бик биектә торган килеш җырлыйлар.

Сабан тургае җыры

Ареал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабан тургае ул - болын һәм дала, тау һәм басу кошы. Бу кечкенә кошны очрата алмаган бердәнбер урын - урман. Кышлаудан соң сабан тургайлары оя корасы урынга иртә язда очып киләләр, бу вакытта әле ашарга бөҗәкләр булмый. Алар кояш җылыта торган урыннарда зур булмаган төркемнәр булып торалар, җил һәм яңгырдан урман буйларына качалар. Кыр тургаеның ареалы шактый киң, ул үзенә бөтен Европаны һәм Азиянең зур өлешен, шулай ук Төньяк Африка тауларын үз эченә ала. Шулай ук Көнбатыш Австралиядә, Төньяк Америкада һәм Яңа Зеландиядә интродукцияләнгән.

Туклану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабан тургайлары төрле үләннәр һәм кыяклы үсемлекләрнең орлыклары белән туклана. Рационнарында карабодай, күзлут, сәдәф уты бар. Бу кошларның кыргый тары төрләренә карата игътибары аеруча зур. Культуралы кыяклылар өлгергәч, тургайлар, рәхәтләнеп, солы һәм бодай чәчелгән басуларга юнәләләр. Арпа белән арыш аларда зур танылу казанмый, чөнки алар майлырак, ә сабан тургайлары онлырак ризыкны өстен күрә. Кыяклыларның каты орлыклары ашказанында яхшырак эшкәртелсен өчен, алар орлык белән бергә кечкенә генә ташлар йоталар. Яз көне, чәчүлекләр шыта гына башлаганда, тургайлар, организмны витаминлы азык белән тулыландырып, шытып чыккан кыяклардан да азык буларак файдаланалар.

Кар эреп, кояш кыздыра башлау белән, сабан тургайларының рационын тулыландыручы төрле бөҗәкләр барлыкка килә. Вак коңгызлар, үрмәкүчләр, төрле бөҗәк личинкалары, күбәләк курчаклары - бу бөҗәкләр җәй буе тургайларның төп азыгын тәшкил итәләр. Бу кош оясын һәрвакыт җирдә кора, бөҗәкләрне очуда, яки үсемлек сабагында биектә шуышкан чакларында тотмый. Су ихтыяҗын алар чык суы белән каплый. Еш кына тузанда яки комда коенучы сабан тургаен күрергә була, алар мондый урыннарны бик яраталар һәм чистарыну өчен аларга даими кайталар.

Оя кору[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тургай - кыр кошы, ул болыннарда, үләнле басуларда оя кора, ләкин оя кору өчен иң яхшы урын - ул көзге һәм язгы игеннәр чәчелгән басулар. Оясы бик гади, ул чокырда, үлән арасында төзелә. Сабан тургаеның төзелеш материалы сыйфатында үлән сабаклары һәм тамырлары кулланыла, оя эчендә кош, ат кылы һәм мамыктан йомшак йон җәелә. Оя бик җентекләп яшерелә, аны табу кыен. Биеклеге 50 мм чамасы, ана кош аңа саргылт төстәге һәм вак коңгырт тимгелләр белән капланган 4-6 йомырка сала. Йомырка зурлыгы якынча 23 х 17 мм. Оя май башында, беренче яшел шытымнар барлыкка килгәч төзелә.

Оясы һәм йомыркалары

Яшь тургайлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ана кош йомырка өстендә ике атна утыра, йомыркадан кошчыклар сукыр, кыска мамык белән капланган хәлдә чыгалар.

Алар бик тиз үсә һәм, әле оча алмасалар да, 10 көннән оядан китәләр. Очу сәнгатенә кечкенә тургайлар берничә атнадан соң гына өйрәнәләр һәм мөстәкыйль рәвештә туклана башлыйлар. Кошчыклар күккә күтәрелгәнче, алар үлән һәм кыяклылар арасында посып утыралар, анда аларны күреп булмый диярлек. Яшь сабан тургайларының каурыйлары, кошларны күзгә күренми торганга әверелдереп, әйләнә-тирәдәге үсемлекләр белән кушыла.

Һава шартлары мөмкинлек бирсә, сабан тургае ике тапкыр кошчыклар чыгара. Июньдә ана кош икенче кат йомырка салырга мөмкин, аның кошлары инде июльдә үк мөстәкыйль тормышка керешә. Ләкин бу вакытта ата кошның җырлавын ишетү сирәк.

Кырларда урак өсте үткәч, коелган орлыклар белән туклана торган кыр тургайларын күрергә була. Бу вакытта кошалрның төп «ашханәләре» урылган кыр була. 5-7 коштан торган бу кечкенә төркемнәр кышлауга очып китү вакыты җиткәнче шулай хәрәкәтләнәләр.

Кышлау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Alauda arvensis

Тургайлар - күчмә кошлар, ләкин алар туган җирләреннән ерак китмиләр һәм иң беренчеләрдән булып кире кайталар. Кайтулары мартның башында ук башлана. Ата кошлар беренчеләрдән булып очып кайталар, кояш кыздырган беренче утраучыкларны нәкъ менә ата затлар билиләр, анда төркем-төркем булып җыелалар һәм кояшта җылыналар. Аннары ана кошлар килә. Нәкъ менә алар оя кору өчен уңайлы урын эзлиләр, бу вакытта ата кош каравыл һәм җырлау белән мәшгуль була.

Сентябрь аеннан башлап, барлык буыннар да җылы якларга юл тота. Октябрь уртасында инде бер генә кош та калмый. Кышлау Европаның көньягында уза.

Дошманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югарыда җырлау сабан тургаен дошманнар алдында нәзберек итә. Бу кечкенә кошчыкларның төп дошманы - Кыйгыр лачыны, корбанын очу вакытында аулый, ә сайрау белән мавыккан тургайдан да яхшырак корбан табу кыен. Кечкенә җырчыны бары тик аның данлыклы гадәте: так кебек җиргә егылуы гына коткара ала, ләкин шулай да күп кенә ата кошлар нәкъ менә аларның данлы җырларының иң кызган чагында һәлак була. Күктә генә түгел, җирдә дә сабан тургаеның дошманнары бар. Алар - көзән һәм ләтчә, төлке кебек ерткычлар. Ә саз карчыгасы һәм каргалар кечкенә җырчының ояларын туздырырга, йомырка эчәргә яки кечкенә, яклаучысыз тургай балаларын ашарга бик яраталар. Европада тургай ите деликатес санала.

Читлектә тоту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпләр сабан тургаен читлектә тоталар. Кулга ияләшкән яшь ата кош тәүлегенә 8 сәгать җырлый ала. Бу кошлар читлектә 10 елга кадәр яши, табигатьтә бу очрамый диярлек. Бу кошчыкны бары тик бик тәҗрибәле, тургайны дөрес туклану рационы белән тәэмин итә ала торган кош-корт асраучылар гына карый ала, югыйсә кош куркачак һәм аны ашаткан кеше нәни җырчының атаклы җырын беркайчан да ишетмәячәк. Табигый ки, кеше ирекле кошларда булган туклануны тәэмин итә алмый. Шулай да, тургайлар өчен махсус орлык катнашмасы бар, ул солы, тары орлыклары, рапс, эт какысы һәм җитен орлыкларыннан тора. Ашлык катнашмасыннан тыш, кошларга йомшак азык кирәк, ул вакланган кишердән, пешкән тавык йомыркасыннан ясала, азыкка он суалчаннары өстәлә, шунсыз ата кош җырламый. Рационны минераль азык белән тулыландыру өчен, рационга вак кабырчыклар, елга комы һәм агач күмере кертелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

 

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]