Сырмавык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сырмавык latin yazuında])
Сырмавык
Халыкара фәнни исем Asperula L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Мареновые[d]
Таксономик төр A. arvensis[d]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 71(2)[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]

 Сырмавык Викиҗыентыкта

Asperula orientalis

Сырмавык (лат. Asperula) - мареначалар семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр, ярымкуакчыклар ыругы.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

90 га якын (башка мәгълүматлар буенча 200 гә кадәр) төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.

Татарстан территориясендә 2 төре: кытыршы сырмавык (A. exasperata) һәм кыя  сырмавыгы (A. petraea) бар. Кама аръягының көньяк-көнчыгышында очрый. Акбурлы ялангач урыннарда үсә.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5-25 см биеклектәге ярымкуакчыклар. Тамырчасы – шуышма. Сабагы шома, 4 кырлы. Яфраклары бөтен, боҗрада. Чәчәкләре вак, ак, кызыл яисә алсу төстә, себеркәч чәчәк төркемендә. Таҗы көпшәле-бүрәнкәле яки кыңгыраусыман. Җимеше – орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Декоратив, баллы үсемлекләр.

Кытыршы сырмавык ТРның Кызыл китабына кертелгән.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. Сырмавык :: Татарская энциклопедия TATARICA