Татьяна Власова (1905)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татьяна Власова (1905) latin yazuında])
Татьяна Власова
Туган телдә исем рус. Татьяна Александровна Власова
Туган 18 (31) декабрь 1905
Буа, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе
Үлгән 16 июнь 1986(1986-06-16) (80 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Икенче Мәскәү дәүләт университеты[d]
Һөнәре психолог, defectologist, университет профессоры
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: психология фәннәре докторы[d] (1972)
Гыйльми исем: профессор[d]

Татьяна Александровна Власова (1905 елның 18 (31) декабре, Буа1986 елның 16 июне Мәскәү) — совет психологы һәм дефектологы, психология фәннәре докторы (1972), профессор (1976), ССРБ Педагогика фәннәре академиясе академигы (1982).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татьяна Власова 1905 елның 18 (31) декабрендә Буада (хәзерге Татарстан Республикасы) крестьян гаиләсендә туа[1].

Хезмәт эшчәнлеген 1922 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Буа, ә соңрак Казан мәктәпләрендә һәм балалар йортларында укытучы һәм тәрбияче булып башлый. 1929 елда 2 нче Мәскәү университетының педагогия факультетының дефектология бүлеген тәмамлый һәм илдә дефектология буенча беренче фәнни үзәк — РСФСР Халык хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эксперименталь-дефектология институтының (соңыннан ССРБ ПФА дефектология фәнни-тикшеренү институты була) оештыру комиссиясе составына кертелә. Власованың тормышы шул институт белән бәйле була, анда ул клиник-диагностика бүлеген җитәкли, директор урынбасары һәм директор булып эшли.

СБКФ әгъзасы була[2]. 1945 елдан 1963 елга кадәр Татьяна Александровна СБКФ ҮК аппаратында җаваплы партия эшендә була, бер үк вакытта фәнни эшне дәвам итә. 1963 елдан Т. А. Власова — яңадан ССРБ ПФАның дефектология фәнни-тикшеренү институтында фәнни эш буенча директор урынбасары, ә 1968 елдан башлап үз үлеменә кадәр — институт директоры.

1986 елның 16 июнендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратында (3 участок, 60 рәт) җирләнгән[3].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]