Таһран янында Boeing 737 афәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таһран янында Boeing 737 афәте latin yazuında])
Украина халыкара
һава юллары
PS752

hәлакәткә юлыккан очкыч
Гомуми мәгълүмат
Дата

8 гыйнвар, 2020 ел

Вакыт

2:38 UTC

Афәт төре

җиргә егылып төшү

Сәбәп

ракета һөҗүме
Иран Хәрби-һава көчләре базасыннан җибәрелгән «җир-һава» класслы ракета белән юк итү [1]

Урын

Иран, Таһран, Паранд

Үлүчеләр

176 (барысы)

Очкыч
Очкыч төре

Boeing

Aвиаширкәт

Міжнародні авіалінії України

Борт номеры

UR-PSR

Очып китү урыны

Имам Хөмәйни (Таһран), Иран Иран

Очып килү урыны

Борисполь (Киев), Украина Украина

Рейс

PS752

Чыгарылу вакыты

2016 ел

Юлчылар саны

167 (168)

Экипаж саны

9

Исән калганнар

0

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Таһран янында Boeing 737 афәте (фар. پرواز شماره ۷۵۲ هواپیمایی بین‌المللی اوکرای) — 2020 елның 8 гыйнварында Иран башкаласы Таһран янында булган эре авиация һәлакәте. «Украина халыкара һава юллары» (укр. Міжнародні авіалінії України, МАУ) авиаширкәтенең Boeing 737-8KV очкычы ТаһранКиев маршруты буенча PS752 халыкара рейсын башкарган, ләкин очкыч Таһранның Имам Хомәйни исемендәге халыкара һава аланыннан күтәрелеп, 6 минут узганнан соң, аның белән элемтә өзелгән. Очкыч һава аланыннан 20 км ераклыкта Таһранның иярчен шәһәрендә җиргә егылып төшә. Очкыч бортындагы 176 (177) кеше — 167 (168) пассажир һәм 9 экипаж әгъзасы һәлак булган. 752 рейсы һәлакәте Украина авиациясе тарихында һәлак булучылар саны буенча иң зуры булып тора. Дөнья авиация тарихында иң зур 50 һәлакәт исәбенә керә. «Украина халыкара һава юллары» авиаширкәте тарихында 28 ел эчендә беренче афәт.

Мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Boeing 737-8KV (UR-PSR борты) Таһраннан Киевка PS-752 халыкара рейсын башкарган. Бер сәгать тоткарланудан соң, 2 сәгать 38 минутта (UTC; 06:08 җирле вакыт белән) 752 рейсы Имам Хомәйни исемендәге һава аланының № 29R очып менү-төшү юлыннан күтәрелеп китә. Башта очыш нормаль режимда бара. Әмма җирле вакыт белән 6 сәгать 14 минутта, 509 км/сәг тизлек белән барган очкыч 2 416 метр биеклеккә күтәрелгәч, аның белән элемтә өзелә. Иран студентлары тарафыннан төшереп, таратылган видеоязмадан күренгәнчә, аның бортында янгын чыккан булган. Иран ягы хәбәр итүенчә, очкыч һава аланына әйләнеп кайтырга омтылып карый, әмма Таһранның иярчен-шәһәре булган Парандның төньяк чигенә, һава аланыннан төньяк-көнбатышка таба 20 км ераклыкта җиргә төшеп бәрелә һәм тулысынча җимерелә, анда булган барлык кешеләр һәлак була. Пассажирлар арасында күпчелеге Иран, Канада ватандашлары, шулай ук Швеция, Әфганстан, Бөекбритания, Алмания, Украина ватандашлары да булган. Пассажирларның шактый өлешен Канада студентлары, Ираннан чыккан аспирантлар һәм укытучылар тәшкил иткән, аларның Киев аркылы Канадага Раштуа каникулларыннан соң кайтып баруы булган.[2].

Ватандашлык Пассажирлар Экипаж Барлыгы
Алмания Алмания 3 0 3
Әфганстан Әфганстан 4 0 4
Бөек Британия байрагы Британия 3 0 3
Иран Иран 82 0 82
Канада Канада 63 0 63
Иран Иран 82 0 82
Канада Канада 63 0 63
Украина Украина 2 9 11
Швеция Швеция 10 0 10
Барлыгы 167 9 176[3][4][5]

Очкыч[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Афәткә очраган 752 рейс очкычы хәрабәләре

Boeing 737-8KV(WL) (737-800 моделе, МАУ авиаширкәтенең KV — коды) 38 124нче завод номеры һәм 5 977 серияле саны белән 2016 елда Рентон заводында төзелгән, ә 21 июньдә беренче очыш ясаган. Очкыч UR-PSR теркәү номерын алган һәм заказчыга — Украинаның «Украинаның халыкара һава юллары» авиаширкәтенә (МАУ) тапшырылган. Очкыч ике CFM International CFM56-7B24E турбоҗилләткечле двигателе белән җиһазландырылган булган. Соңгы техник хезмәт күрсәтү 2020 елның 6 гыйнварында үткәрелгән. 3 ел һәм 6 ай «яшьтәге» бу очкыч авиаширкәт флотында 737 Next Generation гаиләсенең иң яшь вәкиленең берсе булган.

Реакция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фаҗига Фарсы култыгында АКШ белән Иран арасында купкан сәяси кризис вакытында була. Очкыч, «Әл-Кудс» махсус бүлекчәсе командующие генерал Касыйм Сөләйманиның Багдадта үтерелүенә җавап итеп, Иран хәрбиләренең Гыйрактагы Америка хәрби объектларына һөҗүменнән соң берничә сәгать үткәч, һәлакәткә юлыга. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер экспертлар «очкыч бәреп төшерелгән», дип фаразлый. Иранның яңалыклар агентлыгы очкычның техник төзек булмавы турында хәбәр итә. Фаҗигадән соң берничә сәгатьтән соң, Таһран һава аланының рәсми вәкиле двигательның януын һәлакәтнең сәбәбе дип атый, ә Иранның юллар һәм шәһәр үсеше министрлыгы вәкиле двигатель янганнан соң очкыч бортында янгын кубуын, шул сәбәпле экипажның очкыч белән идарә итүдә контрольне югалтуын һәм очкычның җиргә төшеп бәрелүен әйтә. Теракт булу версиясе дә кире кагылмый.

Канада премьер-министры Джастин Трюдо, АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео, РФ Президенты Владимир Путин, Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Швеция тышкы эшләр министры Анн Линде һәм башка сәясәтчеләр фаҗигагә үкенеч белдереп, һәлак булучыларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашып, Украина һәм Иран президентлары исеменә телеграмма җибәрә. 9 гыйнвар Иранда һәм Украинада матәм көне итеп игълан ителә.

Тикшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәлакәттән соң озак та үтми, борт үзьязгычлары (рус. бортовые самописцы, «кара тартмалар») табыла. Иран Boeing авиаширкәтенә (АКШ) «кара тартмалар»ны бирүдән баш тарта. «Кара тартмалар» Иранның абруйлы дәүләт лабораториясендә тикшереләчәк. Украина вәкилләре тикшерүгә кертеләчәк.

Очкычны бәреп төшерүне Иран хәрбиләре "кеше хатасы" дип аңлата. Гаеплеләр хәрби трибуналга тартылачак диелә[6].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]