Усак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Усак latin yazuında])
Усак
Халыкара фәнни исем Populus tremula L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон тирәк[1]
Җимеш төре тартмачык[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 20(2)[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 5[d]

 Усак Викиҗыентыкта

Усак (рус. Осина, лат. Pópulus trémula) — талчалар семьялыгына караган аксыл яшел кабыклы, ялтыравык түгәрәк яфраклы, яфрак коючы агач.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евразиянең уртача поясында үсә. Татарстан территориясендә бөтен җирдә таралган.

Биологик тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

О. В. Томе, "Flora von Deutschland, Österreich und der Schweiz" , 1885 китабыннан ботаник иллюстрация

Биеклеге 30-35 м тәшкил итә. Апрель-май айларында (агач яфраклары ятканчы) чәчәк ата.

Кәүсәсе цилиндрсыман, диаметры 1 метрга кадәр. Ябалдашы түгәрәк яки озынча түгәрәк формада. 80 - 90 ел, сирәк очракта 150 елга кадәр яши. Агачның үзәге авыруларга тиз бирелүчән.Тамыр системасы җир өстенә якын, шактый еракка китеп, ябалдашының проекциясе чигеннән нык җәелә.

Яшь агачларның кайрысы шома, аксыл-яшел яки соргылт-яшел була. Карт агачларның төбенә таба аның төсе карала һәм ярыла башлый. Үзагачы ап-ак була.

Яфрак төзелеше - чиратлашкан формада. Яфраклар түгәрәк, йөрәк яки ромб формасында, озынлыгы 3-7 см, соры-яшел, кырыйлары тупыйк очлы эре тешчекле. Өске ягы очлы да, тупас та була ала. Аерым җирләрдә яфракларның зурлыгы 15 смга кадәр җитә ала. Сабы озын, уртасында яссыланган, шунлыктан аз гына җил булганда да яфраклары шаулый. Көзен яфраклары төрле төстә: алтынсудан кып-кызылга кадәр.

Ике өйле үсемлек. Агач җил ярдәмендә серкәләнә. Бик иртә, яфрак ярганчы чәчәк аталар. Чәчәкләре вак, асылынып торган алкаларга җыелган. Ата алкаларның озынлыгы 7-10 см, кара-кызыл серкәлекле, ана алкалар – кыскарак һәм нәзегрәк, яшькелт төстә.

Җимеше – тартмачык. Орлыктан, тамыр үрентеләреннән, өзелеп төшкән яшь ботаклардан (көзен) үрчи. Усак – яктылык яратучы, тиз үсүче, әмма озак яшәмәүче агач. Усак йөрәксыман (авыру тудыручы – ялган усак агач гөмбәсе) һәм төп (баллы гөмбә) черек авыруларына бирешүчән.

Усак елга, күл ярында, урман читендә, сазлыкта һәм шулай ук тауларда үсә. Республикабызда киң таралган үсемлек. Аны урамнарга да утырталар.

Халык хуҗалыгында куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бушаган урман мәйданнарында беренче булып (каен белән беррәттән) үсеп чыгалар (шушы үзлеге өчен аны урманлану пионеры дип йөртәләр).

Ылыслы һәм киң яфраклы урман кисенделәре урынында вак яфраклы урманнар формалаштыра. ТРда урман барлыкка китерүче төп токымнарның берсе.

Усак урманнары якынча 239,5 мең га билиләр, бу урман белән капланган мәйданның 21% ын тәшкил итә; утыртмаларның аеруча зур мәйданнары һәм запасы Кама аръягында (Аксубай, Әлки, Биләр, Кәләй, Нурлат урман хуҗалыклары) тупланган.

Усакның үзагачы ак, үзәге юк, йомшак, җиңел ярыла һәм киселә, кипкәч бик катылана. Шырпы һәм целлюлоза-кәгазь сәнгатендә, төзелеш һәм вак-төяк әйберләр ясау өчен материал буларак файдаланыла. Борынгыдан ук төзелеш материалы булып тора. Ягулык өчен дә кулланалар.

Халык медицинасында кайры һәм бөреләре төнәтмәсе температура төшерү чарасы, шулай ук подагра, дизентерия вактында кулланыла.

Усак күп кенә урман хайваннары (куян, кондыз, поши һәм башкалар) өчен азык булып тора. [2]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гөмәров В. З. Туган якның шифалы үсемлекләре. - Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1996. − 160 б. - ISBN 5-295-01499-1
  • Губанов И. А., Киселёва К. В., Новиков В. С., Тихомиров В. Н. 413. Populus tremula L.- Тополь дрожащий, или Осина // Иллюстрированный определитель растений Средней России. В 3-х томасы - М.: Т-во науч. Изд. КМК, Ин-т технологы. иссл, 2003.- Т. 2. Покрытосеменные (двудольные: раздельнолепестные).- С. 11.- ISBN 9-87317-128-9 (рус.)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  2. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/usak Онлайн - энциклопедия Tatarica