Фатиха Аитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатиха Аитова latin yazuında])
Фатиха Аитова
Туган телдә исем Фатиха Габделвәли кызы Аитова
Туган 1866
Ырынбур губернасы Троицк
Үлгән 1942
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре меценат
Эш бирүче Фатиха Аитова мәктәбе
Балалар уллары Йосыф, Исмәгыйль
Ата-ана
  • Габделвәли Яушев, миллионер (әти)
  • Мәгъдүдә, Г. Яушевның I хатыны (әни)

 Фатиха Аитова Викиҗыентыкта

Фатиха Аитова, Фатиха Габделвәли кызы Аитова (Яушева) (1866-1942) — хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы һәм җитәкчесе (1907-1918).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1866 елда Ырынбур губернасы Троицк шәһәрендә туган. 1 гилдия сәүдәгәр миллионер Габделвәли Әхмәтҗан улы Яушевның (18401906) беренче хатыны Мәгъдүдәдән туган кызы. Яушевлар байлык белән генә түгел, халыкка кылган игелекләре, мәгърифәткә хөрмәтләре белән дә тарихта билгеле[1]. Ислам динен кечкенәдән канына сеңдереп үскән, затлы нәсел тәрбиясе алган кыз Казан бае, хәйрияче Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитовка (1859-1922) дүртенче хатынлыкка[2] кияүгә чыга. Киявенә шарт куя: атасыннан калган зур мирас – 100 мең (кайбер чыганакларда 200 мең[3]) сумга Фатиха өчен Казанда татар кызларын укытырга заманча мәктәп салдырып бирергә һәм хатынына шул мәктәпне җитәкләргә комачау итмәскә тиеш була. Туйда гаилә дусты булган Шиһабетдин Мәрҗани баш ата булып утыра.

« Әнием Шиһабетдин хәзрәтләрен бик хөрмәт итә иде. Ул әниемнең рухи атасы булган. Әниемә тигән йөз мең сумлык мираска халкыбыз өчен кыз балалар мәктәбе салдыру теләге Шиһабетдин хәзрәтләрнең әниемә биргән рухи тәрбиясенең нәтиҗәсе.
Йосыф Аитов, улы
»

Фатиха Аитова үзе гаҗәп гүзәл, буй-сыны нәфис, кием-салымы килешле, бик тәвәккәл характерлы, куйган максатына һичшиксез ирешә торган шәхес була.

Фатиха Аитова гомеренең соңгы елларын Мәскәүдә улының гаиләсе карамагында үткәрә. Аның өч баласы да Совет хакимияте тарафыннан репрессияләнә.[4]

Фатиха Аитова 1942 елда Казанда вафат була һәм Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

Татар кызлар мәктәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Минем әти-әнием мәктәп өчен ике катлы кирпеч бина төзеделәр һәм беренче башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар һәм укучылар җыя башладылар. Мәктәп шунда ук популяр була һәм парталар артындагы урыннар буш тормый. Мәктәпнең үсеше һәм аның эшчәнлеге турында Рөстәмова ханымның кандидатлык хезмәте бар.
Йосыф Аитов, улы
»
  • 1907 елда үз акчасына Казанда махсус мәктәп өчен дип төзелгән мәһабәт таш пулатта мөселман кызлары өчен башлангыч мәктәп ача.
  • 1909 елда дөньяви мәктәп ача, 1916 елда мәктәп беренче татар кызлар гимназиясе итеп үзгәртелә.
  • Ф. Аитова мәктәбен тәмамлаган кызлар рус мәктәпләренә, рабфакка, институтларга укырга иркен керәләр. Мәктәптә укытырга билгеле шәхесләрне җәлеп итә, мәсәлән, Сорбонна университетын тәмамлаган Сара Шакулова математикадан укыта, соңрак мәктәп директоры була.
  • 1918 елда хосусый мәктәп ябыла, аның бинасында икенче баскыч урта мәктәп ачыла.

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ватандашлар сугышы вакытында Казаннан Омскига күченә. Бакыда һәм Мәскәүдә яши.

1920 еллар уртасында Ф.Аитова татар хатын-кызларын кисү һәм тегүгә өйрәтү буенча махсус курслар оештыра, анда йөзгә якын хатын-кыз тегүче таныклыгы ала. Курслар 1926 елдан соң ябыла.

1929 елда аның улы Исмәгыйль вафат була, 1930 елларда аның уллары Ибраһим һәм Йосыф кулга алыналар һәм сөргенгә җибәреләләр. Гомеренең ахырында, яшәү өчен акчасыз калып һәм параличланган хәлдә, Фатиха-ханум балалары һәм туганнары белән яши.[5]

1941 елда Казанга кайта. Яңа Татар бистәсе янындагы зиратта җирләнгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның 12 нче кызлар гимназиясенә (Декабристлар урамы, 89А йорты) исеме бирелгән.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танылган татар язучысы Фатих Әмирхан, татар халкының мәгариф мәсьәләләре белән бик кызыксынып, гимназияне ачуга "икенче адым" дигән зур мәкалә белән җавап бирә. Милли хатын-кызлар гимназиясен ачуны прогресс юлында милләтнең икенче зур адымы булса, беренчесе – яңа ысуллы җәдитчә белем бирү, диелгән. Әмирхан Аитованың бу эштә зур хезмәтләрен билгеләп үтә һәм татар интеллигенциясен аңа чын дөньяви белем таратуда һәрьяклап ярдәм итәргә чакыра.[6]

Фатиха Аитова мәктәбенең танылган чыгарылыш укучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-95-30650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.
  3. ТР милли архивы. Ф.74, саклау берәмлеге 41, 1885 — 1975

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ислам на Урале (энциклопедический словарь). Коллект. автор. Сост. и отв. редактор – Д. З. Хайретдинов, 2009.
  2. Абубакирова М., Шамсутдинов И., Хасанжанова Р. Историю оставить народу своему. Троицк, 2002.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]